Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Түбән Әлки авылында киез итекле хоккей бәйгесе узды

Түбән Әлки авылында киез итекле хоккей бәйгесе узды.

Егетләр боз өстендә  алка урынына кечкенә тупны кудылар. Урта һәм өлкән буыннарның балачагын хәтерләткән бу уен бик кызыклы, мавыктыргыч булды. Ярышларда Түбән Әлки ир-егетләре командасы беренче урынны яулады. Икенче урынны шушы авылның мәктәп укучылары алды. Өченче баскычта – Ташбилге авылы командасы.

Бәйгедә җиңүгә ирешкән командаларга кубоклар, медальләр, акчалата бүләкләр тапшырылды. Түбән Әлки студентлар командасы кызыксындыру призына ия булды.

Әлеге бәйгенең иганәчеләре – бертуган эшмәкәр Шәйхетдиновлар. Ярышларны оештыручыларның берсе Рифкать Билалов әйтүенчә, мондый турнирларны алар район күләмендә ел саен үткәрергә җыеналар. Җиңүче команда өчен күчмә кубок та булдырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев