Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы террорга каршы комиссиясендә белем учреждениеләрендә иминлекне тәэмин итү хакында сөйләштеләр

11 майда Казанның 175 нче гимназиясендә булган фаҗига безгә һәрчак уяу булу зарурлыгын искәртә. Белем бирү учреждениеләрендә хәвефсезлек таләпләренең үтәлүенә контроль аеруча көчле булырга тиеш.

Террорга каршы  район комиссиясе утырышында бу мәсьәләгә зур әһәмият бирелде. Утырышны комиссия рәисе, район башлыгы Александр Никошин алып барды.

Төп доклад белән чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов  күп халык катнашында уза торган чараларда иминлекне тәэмин итүнең төп бурыч булып калуына басым ясады. Ул шулай ук районда аеруча әһәмияткә ия булган объектларны саклау мәсьәләсенә тукталды, аларның бездә ышанычлы контрольдә булуын әйтте.

Утырышта шулай ук Базарлы Матак, Апак, Борискино, Чиябаш авыл җирлекләре башлыклары үз карамакларындагы авылларда террорга һәм экстремистлыкка каршы алып барылучы чаралар хакында чыгыш ясадылар.

2021-2023 елларда районда террорга һәм экстремистлыкка юл куймау буенча профилактика эшләре турындагы программаның ничек үтәлүен район мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Сурия Вәлиева бәян итте.

Район башлыгы Александр Никошин мәктәпләрдә яңа уку елына кадәр барлык саклык чараларын күрү, иминлекне тәэмин итү җиһазларының төгәл эшләвен кат-кат тикшерү бурычын куйды. “Иң мөһиме, мәктәп җитәкчеләре һәм коллективлары балалар иминлеге өчен чын җаваплылык хисе тоеп эшләргә тиешләр”,–ди район җитәкчесе.

Террорга каршы район комиссиясенең быелның беренче яртыеллыгына билгеләнгән эш-бурычларының ничек үтәлүе хакында комиссия секретаре Алсу Хәйруллина хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев