Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы укучылары Казанда "Түгәрәк өстәл" утырышында катнаша

Бүген Әлки районының Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназия укучылары, укытучылары Марина Корнеева белән бергә  Студентлар сервис отрядларының Бөтенроссия форсайт-сессиясе "Сервис – ул бренд»  чарасында катнашырга килде.

 Алар “Студентлар сервис отрядлары: казанышлар һәм чакырулар”  конференциясендә, дәүләт эшлеклеләре катнашында  “Түгәрәк өстәл” утырышларында катнашачаклар, гомүмән кызыклы очрашулар, экскурсияләр каралган. 20 нче июньгә кадәр Универсиада авылында яшәячәкләр. 
Бөтенроссия күләмендә уздырыла торган чара Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Россия кооперация университеты ректоры Алсу Рөстәм кызы Нәбиева ярдәме белән оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев