Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: ветеран йөртүче Рәшит Габитов республика бәйгесендә җиңүчеләр арасына кергән

Өлкәннәр көне уңаеннан машина йөртүчеләр арасында үткәрелгән республика бәйгесендә Түбән Әлкидән Рәшит Габитов җиңүчеләрнең берсе дип табылган.

Әлеге бәйге Казанда Дәүләт автоинспекциясе идарәсе  мәйданында узган. Бәйгенең финал өлешендә  пенсия яшендәге 42  автомобильче катнашкан.  Алар  автомобиль йөртү осталыгы, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча ярышканнар. Һәр төрдә әйбәт нәтиҗәләр күрсәтеп, Рәшит Габитов җиңүчеләр арасына кергән һәм Диплом белән бүләкләнгән. Бу тәҗрибәле йөртүче гомере буе “Сельхозхимия”нең алдынгы шоферы булды бит.

Үз эшенең чын остасы булган ветеран йөртүчеләрне республика Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров кайнар тәбрикләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев