Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы вәкилләре Яр Чаллы шәһәрендә якташлар җәмгыяте очрашуында катнаштылар

7 декабрьдә Яр Чаллы шәһәренең Сара Садыйкова исемендәге мәһабәт концертлар залында Әлки якташлык җәмгыяте очрашуы булды. Чаллылылардан тыш, биредә Түбән Кама, Әлмәт, Зәй, Казан шәһәрләреннән дә якташлар катнашты. Ә иң мәртәбәлесе район башлыгы Александр Никошин җитәкчелегендәге Әлки делегациясе булды.

          ФОТОРЕПОРТАЖ

Әлки җиреннән төрле елларда зур төзелешләргә чыгып киткән якташлар белән районыбыз матур элемтәләр булдырып яшәп ята. Мондый аралашып, ярдәмләшеп торуда якташлар җәмгыятьләренең дә өлеше зур. Күп еллардан бирле Казанда һәм Яр Чаллыда Әлки якташлык җәмгыятьләре актив һәм уңышлы эшләп килә.

Яр Чаллыда очрашу бу юлы да бик җылы, эчкерсез шартларда, эчтәлекле узды. Иң элек  Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы каршында “КамАЗ-мастер” автораллиларында катнашкан легендар йөк машинасын карадык. “Зур җиңүләре белән “КамАЗ”ны бөтен дөньяга таныткан автомобиль шушы икән” дия-дия, зәңгәр төстәге машина тирәсендә байтак әйләндек. Быел ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтүче КамАЗ төзелешенә һәм андагы эшләргә Әлки егет-кызларының да өлеше кергән бит.

Аннан концерт залына үттек. Аның иркен күркәм фойесында безне тальян гармунга кушылып җырлап сәнгать осталары каршы алды. Очрашуга килгән һәр кешегә карата игътибар һәм җылы мөнәсәбәт күрсәтелде.

Шунда ук төрле кул эшләнмәләре, якташларыбыз иҗат иткән китаплар күргәзмәләре урнаштырылган. Аларны сатып алырга да мөмкин иде.

Икенче катта исә безнекеләрнең “биләмәләре”. Балалар иҗат йорты өстәмә белем педагогы Ильяс Идиятуллин мәктәп укучыларының агачтан ясалган кул эшләнмәләрен тәкъдим итә. Арырак С. Лисенков исемендәге төбәк тарихы музееның кызыклы экспонатлары урнаштырылган.

Очрашуга җыелучы якташлар шатланып күрештеләр, аралашып-сөйләшеп туймадылар. Бу күңелле гәпләшү тамаша залына үткәч тә дәвам итте. Яр Чаллының 800 тамашачыга исәпләнгән иң зур концерт залларының берсе икән бу.

Әлки районы, аның үсеше, яңалыклары хакындагы фильмны зал тулы халык бик кызыксынып карады. Аннан сәхнәгә безгә алдагы  еллардагы якташлар очрашуларыннан таныш Гөлзада Рзаева чыкты. Ул Татарстанның атказанган  мәдәният хезмәткәре, Яр Чаллы шәһәренең шәрәфле гражданы. Менә ничәнче тапкыр инде ул Чаллыдагы Әлки якташлык җәмгыяте  чараларын зур әзерлек, ихласлык белән алып бара.

Әлеге очрашуда әлкилеләр дә, кунаклар да сәхнәдә бик матур чыгыш ясады. Иң элек, тамашачыларга дәрт һәм күңел күтәренкелеге өстәп, “Болгар” бию театрының “Туган ягым – гөлләр иле” вокаль-хореография композициясе күрсәтелде. Аны “Вольница”  вокаль ансамбле чыгышы алыштырды. Татар Борнае егете, Татарстанның халык артисты Мирсәет Сөнгатуллин башкаруында “Әлкием” җыры да көчле алкышларга күмелде.

Тагын бер кунак Рафик Сабиров чыгышы да күңелләрне яулап алырлык булды. Ул көчле опера тавышы белән якташыбыз Нәби Дәүли сүзләренә иҗат ителгән “Без тынычлык сакчылары” җырын яңгыратты.

Менә трибунага Нәби Дәүлинең кызы Гөлфия Дәүләтшина күтәрелде. Ул әтисен туган җирендә бик олылауларын, гимназиягә, район үзәгендәге бер урамга аның исеме бирелүен, район музеенда фронтовик шагыйрь турында бай экспонатлар булдырылуын горурланып сөйләде.

Аннан сәхнәгә районыбыз башлыгы Александр Никошин чакырылды. Ул бар Әлки халкы исеменнән автокалада яшәүче якташларга, килгән кунакларга кайнар сәламнәр ирештерде. Читтә яшәп тә туган авыллары, район белән тыгыз элемтәдә торучыларга рәхмәтен белдерде. Күп якташларыбыз бит туган җирләрендә авыл көннәре үткәрәләр, мәчетләргә, мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына ярдәм итәләр, спорт ярышлары оештыралар, чишмәләрне, зиратларны төзекләндерүдә активлык күрсәтәләр.

Әлкилеләрне Яр Чаллы шәһәре мэры урынбасары Флера Андреева да сәламләде.

–КамАЗ төзелешенә Әлки төбәгенең иң уңган улларын һәм кызларын озаткансыз. Быел автогигантка нигез салынуга 50 ел тулды. Мин бу җылы очрашуда куәтле КамАЗ автомобилен булдыруда үз өлешләрен керткән әлкилеләргә дә, районнан килгән кунакларга да ихлас рәхмәтләремне җиткерәм,–диде Флера Ивановна.

Чыгышлар концерт номерлары белән үрелеп барды. Сәхнәгә Татарстанның халык артисты, Түбән Әлки егете Әсхәт Хисмәт күтәрелгәч зал янә гөрләтеп кул чапты. Әсхәт абый бу юлы да җор тел белән сөйләп сокландырды. Аннан ул үзәкләргә үтәрдәй “Әрем исе, әрем тәме” җырын сузды.

Аны Татарстанның атказанган артисты, Иске Салман егете Фәнис Кәлимуллин алыштырды.

Бу очрашуны оештыру эшләренең башында торучы, Яр Чаллы шәһәре якташлык җәмгыяте рәисе Римма Искандрова сүз алды.

–Мин гомерем буе үземнең Әлкидә туып үсүем белән горурланып яшим. 14 яшькә кадәр Иске Камкада тордым, аннан ике ел Базарлы Матакта. Гомеремнең күп өлеше Яр Чаллыда үтте. Әлкигә кайткан саен андагы күркәм үзгәрешләргә сокланам, сөенәм. Районда хәзер юллар шәп, төзелешләр бара, авыл хуҗалыгы зур күтәрелештә. Әлкидә бик тырыш, булдыклы халык яши бит,–ди Римма Рафик кызы.

Әлеге чарада Әлки районы якташлык җәмгыяте рәисе (Казан), Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева да мәртәбәле кунак буларак катнашты.

–Безгә бердәм булып яшәргә, бергәләп күп эшләр башкарырга кирәк. Моның өчен беренче чиратта сәламәт булу зарур. Ни кызганыч, әле шушы көннәрдә генә талантлы якташыбыз, татар театр сәнгатенең йөзек кашына тиң артистыбыз Исламия апа Мәхмүтованы югалттык. Үзеннән соң бу тормышта тирән эз калдырган якташларыбызның эшен, иҗатын кадерләп саклау – безнең бурычыбыз. Алда әле безне зур эшләр көтә. Ниятләгән барлык уй-хыялларыбыз тормышка ашсын иде,–диде Алсу Рөстәм кызы.

Тантанада якташлык җәмгыяте эшенә, Әлки төбәге үсешенә саллы өлешләрен керткән бик күпләргә Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Район мәдәният хезмәткәрләре дә очрашуга зур әзерлек белән килгән иде. Тамашачылар Алмаз Сафиуллин, Рифат Садыйков, Эльмира Шиһапова, Аида Гайнетдинова чыгышларын көчле алкышлар белән бәяләделәр.

Бибай Чаллы авылы егете Нияз Җәләлов та  дәртле җыры белән күңелләрне күтәрде. Якташыбыз, балалар сәнгать мәктәбе директоры  Гүзәлия Тенешева исә үзе тәрбияләгән талантлы балалар чыгышын тәкъдим итте.

Гомумән, кичә бик тәэсирле, дулкынландыргыч килеп чыкты. Залда утырган һәркем “Без бит әлкилеләр!” дип ихлас горурлык хисләре кичергәндер, мөгаен.

Очрашу барышында якташлар авыр чирдән вафат булган Айгөл Фазыйлованың улы Әмир өчен акчалата ярдәм дә җыйдылар

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев