Әлки районы - яхшылар исемлегендә
Яңалыклар

Әлки районы - яхшылар исемлегендә

Азатлык Татарстандагы 43 районның рәсми сайтларында татар теленең кулланылышын тикшерде. Күбесендә татар теле аяныч хәлдә булып чыкты

Азатлык район сайтларын карап чыгып, аларны 8 төркемгә бүлде.
⠀
Татар телендә даими рәвештә көненә берничә яңалык басыла:
⠀
Чүпрәле, Әлки, Актаныш, Кукмара, Саба, Балтач, Зәй, Ютазы, Азнакай, Мамадыш, Мөслим, Питрәч, Сарман, Тукай, Менделеевски, Түбән Кама районнары.
⠀
Чүпрәле һәм Әлки районнарын аерым билгеләп узарга кирәк: икесендә дә сайт татарча яңалыкларга бик бай, даими эшлиләр.
⠀
Әлки районы сайтында көн саен диярлек 9-10 татарча яңалык куеп бару – үзе үк бер мәгълүмат агентлыгы сыман эш. Анда хәтта 24 октябрьдә Үзбәкстанда узачак президент сайлаулары турында да хәбәр иткәннәр һәм Әлкидәге үзбәкләрнең бу сайлауда ничек катнаша алуы әйтелгән.


Нет комментариев