Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте янгыннан зыян күргән Ирдинкиннар гаиләсенә Хәйрия акциясе вакытында җыелган акчаны тапшырды

Бүген Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте Иске Тахталы авылында яшәүче, янгыннан зыян күргән Ирдинкиннар гаиләсенә Хәйрия акциясе вакытында җыелган акчаны тапшырды

 Бүгенге көндә Ирдинкиннар гаиләсенең 5 баласы да туганнары Марина һәм Андрей Ферапонтовлар гаиләсендә яши.  
Хәбәр ителгәнчә, Иске Тахталы авылында гомер итүче Светлана һәм Олег Ирдинкиннар йөрты  янгын вакытында  бөтенләй янып бетә. Гаилә әгъзаларына зыян килмәгән. Янгын вакытында балалар укуда һәм балалар бакчасында була. Моннан 7 ел элек Ирдинкиннар авылның башка җирендә йорт төзи башлаган булганнар. 

Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте оештырган Хәйрия акциясендә 67 кеше катнашты. Барлыгы 188.300 сум акча җыелды. Шулай ук якташлар тарафыннан тапшырылган кием-салымнарны да алып кайткан идек.
Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте  Хәйрия акциясендә катнашучыларга рәхмәтләрен җиткерә. Аеруча рәхмәтебезне Шәйхетдинов Дамир Асгатовичка җиткерәсебез килә. Шулай ук Хәйрия акциясендә башка район кешеләре дә, Калининградтан тиклем матди ярдәм күрсәтелде. Барыгызга да зур рәхмәт. Исәнлек-саулык теләп калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев