Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Якташыбыз Исламия Мәхмутова иҗатын искә алдылар

27 гыйнварда Кәрим Тинчурин театрында Татарстанның халык артисткасы Илхамия Мәхмүтова куйган спектакльнең 10 еллыгын билгеләп үттеләр.

  "Күрәсем килгән иде" драмасын Исламия Мәхмүтова үзе язып, моннан 10 ел элек премьерасын чыгарган була. Спектакль алдыннан Исламия Мәхмүтованы искә алдылар. Очрашуда Исламия Һәм Хәлил Мәхмүтовларның кызлары, Лилия , Ләйсән күңел хәтирәләрен яңартты. Видеоязма күрсәтелде, викторина уйнатылды.Зал тулы халык спектакльне карады.Тамашачы аягүрә басып алкышлады.Спектакльдән
 соң Әлки районы "Якташлык"җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиеваның чәчәк бәйләмнәрен чыгардылар.Мин Алсу Рустэмовнаның сәламнәрен җиткердем.Спектакльдә уйнаган һәрбер артистка чәчәкләр тапшырдым. Исламия Мәхмүтованың кызлары Алсу Рустэмовнага рәхмәтләрен җиткерде.Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовларга багышланган "Мәхәббәт чишмәсе"  китабын бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев