Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: үзешчәннәр авылларда кабат үзара концертлар белән чыгыш ясый башлады

​​​​​​​Үзешчән артистларыбыз авылларда кабат үзара концертлар  белән чыгыш ясый башлады.

 

“Бердәм гаиләдә Татарстанда яшибез”  үзешчән сәнгать фестивале районда узган ел азагында ук старт алган иде. Ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап үткәрелә. Әмма коронавирус белән бәйле чикләүләр аркасында концертлар уздыру берникадәр тукталып торды. Инде менә авыл мәдәният йортларында үзешчәннәр фестиваль кысаларында чыгыш ясый башладылар.

“Түбән Кәчи, Иске Матак, Кошки авыл җирлекләрендә концертлар зур уңыш белән узды. Халык мондый чараларны бик тансыклаган. Дөрес, әлегә тамаша залларын яртылаш кына тутыру рөхсәт ителә”,–ди район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина.

Үзара концертларга да халык бик теләп йөри. Бу атнада Иске Камка, Иске Чаллы, Алпар үзешчәннәре берләшеп Карга авылы клубында  чыгыш ясаганнар. Ә Хурада, Югары Колчурино, Чуаш Борнае авыллары сәхнә осталары Түбән Колчурино халкына концерт күрсәткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев