Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы үзәгендә барлык буын десантчылар хөрмәтенә һәйкәл ачылды

Район үзәгендә десантчылар хөрмәтенә һәйкәл ачылды 2 августта илебездә Һава-десант гаскәрләре көне билгеләп үтелә. Быел әлкилеләр өчен бу бәйрәм аеруча истәлекле булды – район үзәге Базарлы Матакта Россия Кораллы Көчләренең һава-десант гаскәрләре составында хезмәт итүчеләр хөрмәтенә һәйкәл ачылды.

Район үзәгендәге Хәтер аллеясында берничә ел элек чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән ветераннар үз һәйкәлләрен булдырганнар иде. Узган ел аның белән янәшә хәрби диңгез флотында хезмәт итүчеләр хөрмәтенә стела төзелде. Инде әлеге аллеяны дәвам итеп, десантчыларга һәйкәл калыкты.

 

 ФОТОРЕПОРТАЖ

 

1930 елда оештырылган һава-десант гаскәрләре Ватаныбыз тарихына күп героик сәхифәләр яздылар. Алар Бөек Ватан сугышы фронтларында зур батырлыклар күрсәттеләр, аннан соңгы масштаблы хәрби өйрәнүләрдә үзләренең сугышчан әзерлекләрен бөтен дөньяга расладылар. Кайнар нокталарда сугышчан бурычларны үтәү барышында десантчылар илебез Кораллы Көчләренең элитасы дип аталу хокукын яуладылар.

Бу данлыклы гаскәрләрдә хезмәт итеп чыныгу алган райондашларыбыз бик күп. Хәтер аллеясында барлык буын десантчыларга багышланган һәйкәл төзү башлангычын нәкъ менә алар күтәреп чыкты да.

Стеланы ачу тантанасында район башлыгы Александр Никошин, мөхтәсиб Ирек хәзрәт Сәләхиев, благочинный Андрей Зиньков, яшь гвардиячеләр һәм байтак ветеран-десантчылар катнашты.

–Һава-десант гаскәрләре армиядә иң авыр һәм җаваплы бурычларны башкаралар. Данлыклы ВДВда һәрчак физик яктан чыныккан көчле рухлы, корычтай холыклы һәм туганнарча бердәм кешеләр хезмәт итте. Десантчы ветераннар яшьләргә үрнәк булып, аларны патриотлык рухында тәрбияләүдә үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр. Иң мөһиме, десантчы егетләребез Кораллы Көчләрнең данлы традицияләрен саклау, аларны дәвам итү юнәлешендә нәтиҗәле эш алып баралар. Аларны бәйрәмнәре белән кайнар котлыйм, сәламәтлек, гаиләләренә бәхет, уңышлар телим,–диде Александр Никошин тантанада ясаган чыгышында.

Район җитәкчесе һәйкәлне торгызуда зур ярдәм күрсәткән эшмәкәр Дамир Шәйхетдиновка Рәхмәт хаты тапшырды.

Зәңгәр беретлы һәм тельняшкалы кыю, көчле сугышчылар хөрмәтенә стела төзү инициативасы белән чыккан, аннан төзелеш эшләрен оештыруда актив катнашкан десантчы Владимир Ивановны, бу эштә аның ышанычлы ярдәмчесе булган десантчы Айнур Гибадуллинны район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатлары белән аның урынбасары Дарья Хәлилова бүләкләде.

Әлки һәм Спас районнары хәрби комиссары Виктор Лаврентьев десантчыларның иң катлаулы хәлләрдә куркусызлык, батырлык, Ватанга чиксез бирелгәнлек  үрнәкләре күрсәтүләрен билгеләп үтте.

Ветеран десантчы Юрий Гнеденков һәйкәл булдыруда һәрьяклап ярдәм күрсәткән өчен район башлыгы Александр Никошинга хәрби тельняшка бүләк итте. Интернациональ сугышчыларның район советы рәисе Рөстәм Шәйхетдиновка да рәхмәт сүзләре әйтелде.

Тантананы “Әфганнан Чечняга чаклы” вокаль-инструменталь ансамбле сугышчан һәм патриотик рухтагы җырлар белән бизәде. Десантчыларга шулай ук легендар “Ростов” ансамбле видеокотлауларын җиткерде.

Менә һәйкәлдән япмалар алынды. ВДВ гаскәрләре сурәтләнгән стелада “Бездән башка беркем дә” (Никто кроме нас), “Барлык буын десантчыларга багышлана” (Десантникам всех поколений посвящается) дигән сүзләр язылган. Бу тантаналы мизгелләрдә “Ура” тавышлары яңгырады, автоматлардан салют атылды. Чарада катнашучылар бүген инде арабызда булмаган десантчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Һәйкәл итәгенә тере чәчәкләр, веноклар салынды.

Бүген бәйрәмнәрен билгеләп үтүче десантчыларга хәрби чыныгуларын, осталык һәм күнекмәләрен берүк сугыш шартларында файдаланырга туры килмәсен иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев