Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районына яңа автобус кайтты

​​​​​​​14 октябрьдә район мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Сурия Вәлиева Татарстан Президенты кулыннан яңа автобус ачкычы алды. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, балаларга белем бирү сыйфаты үсеше, аларны укырга йөрткәндә тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының төп бурычларының берсе ул. 
Яңа автобус заманча куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә, ул ГЛОНАСС +112 системасы белән җиһазландырылган. 
Узган ел ахырында район мәктәпләренә тугыз яңа автобус кайтарылган иде. Ә бусы  алардан зуррак, күбрәк укучылар йөртү мөмкинлеге бирә. 
Хәзерге вакытта 11 гомумбелем бирү мәктәбенә укучыларны 17 автобус белән йөртәләр. Һәр көнне мәктәпләргә автобусларда 376 бала бара.
Сурия Вәлиева әйтүенә караганда, яңа автобус әлегә бер мәктәпкә дә беркетелмәгән, барлык документлар әзер булгач, аны балалар иң күп йөргән мәктәпкә тапшырачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев