Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 10 мең сум акчаны 2 меңгә якын бала алачак

​​​​​​​Россия Президенты вәгъдә иткән 10 мең сум акчаны районда 2 меңгә якын бала алачак.

 

Бу хакта безгә район Пенсия фонды җитәкчесе Рәис Галләмов хәбәр итте. Мондый ярдәм 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге, ягъни мәктәп яшендәге балалары булган гаиләләргә бирелә. Әлеге акчаны әти-әниләр 15-17 августта алачак. Балаларны мәктәпкә әзерләү өчен ул әйбәт ярдәм булачак.

“Бу эшне кайсы оешмага йөкләячәкләре, ярдәмне алу өчен гариза язу-язмау турында әлегә төгәл билгеле түгел. Мәсьәләгә ачыклык керү белән хәбәр итәрбез”,–ди Рәис Галләмов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев