Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 50 кеше “Зур этнографик диктант” язды

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Базарлы Матак урта мәктәбендә “Зур этнографик диктант” Бөтенроссия акциясе үтте.

Акциядә Базарлы Матак авылында яшәүчеләр, район мәктәпләре укучылары һәм укытучылары катнашкан. Базарлы Матак урта мәктәбе директоры урынбасары, география укытучысы Роза Галиева хәбәр иткәнчә,  диктантны 50 кеше язган. Ә теләүчеләр тагын да күбрәк булган. Андыйлар, гомумән, һәркем үзенең белемнәрен Зур этнографик диктант сайтында тикшереп карый алды. Онлайн-тестта катнашучылар шунда ук исем-фамилияләре һәм җыелган баллар саны күрсәтелгән дипломнар да алды.

Этнографик диктант язучы әлкилеләрнең уртача яше 37 яшь булган. Иң өлкән катнашучы – 67 дә, иң яше 12 дә иде, ди Роза Галиева. Диктант язуга 45 минут вакыт бирелде. Биремнәр 30 сораудан тора иде. Диктантны мәктәптә язучылар уртача 76 балл җыйган (иң күп җыючылар – 97 балл). Укытучылар Венера Мортазина һәм Оксана Буланкина исә, белемнәрен онлайн-тест ярдәмендә тикшереп, мөмкин булган 100 әр балл җыйганнар.

12 ноябрьдә исә “География диктанты” Бөтенроссия акциясе була. Теләгән кешеләр диктантны Базарлы Матак урта мәктәбенә килеп яза ала (10.00 сәгатьтә). Биремнәрне интернет аша да үтәргә мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев