Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

​​​​​​​Әлки районында 9 сентябрьдә  өстәмә сайлау була

9 сентябрьдә районда өч авыл җирлегендә өстәмә сайлау була.

   Бу хакта район территориаль сайлау комиссиясе хәбәр итә. 
Бу депутатларны өстәмә сайлау булачак:
Базарлы Матак авыл җирлеге советы депутаты – 4 нче бер мандатлы сайлау округы буенча. Әлеге округка Базарлы Матакның Нәби Дәүли, Кыр, Көньяк, Октябрьнең 60 еллыгы урамнары керә. Тавыш бирү 716 нчы сайлау участогында үткәрелә, аның адресы: Базарлы Матак ав., Мәктәп ур., 6, Базарлы Матак урта мәктәбе бинасы;
Иске Хурада авыл җирлеге советы депутаты – 6 нчы бер мандатлы  сайлау округы буенча. Әлеге округка Иске Хураданың 1 Май урамы (9 нчыдан 29 нчыга кадәр так санлы йортлар һәм 2 нчедән 20 нчегә кадәр җөп санлы йортлар) керә. Тавыш бирү 752 нче сайлау участогында үткәрелә, аның адресы: Иске Хурада ав., Чокырлы ур., 10, Иске Хурада авыл мәдәният йорты бинасы;
Чуаш Кичүе авыл җирлеге советы депутаты – 9 нчы бер мандатлы сайлау округы буенча. Әлеге округка  Татар Әхмәте авылының Гыйләҗев урамы (1 нчедән 16 а йортына кадәр), Рус урамы (18 нчедән 33 нче йортка кадәр) керә. Тавыш бирү 747 нче сайлау участогында үткәрелә, аның адресы: Татар Әхмәте ав., Үзәк ур., 9, литер Б, Әхмәт авылы мәдәният йорты бинасы.
Тавыш бирү 7.00 дән 20.00 гә кадәр үткәрелә.
Әгәр  сез тавыш бирү көнендә нигезле сәбәп белән (отпуск, командировка, хезмәт һәм уку эшчәнлеге режимы, дәүләт һәм җәмәгать вазыйфаларын үтәү, сәламәтлек торышы һ.б.) яшәү урынында булмасагыз һәм сайлау участогына тавыш бирергә килә алмасагыз, алдан тавыш бирү мөмкинлеге тудырыла. Алдан тавыш бирү участок сайлау комиссияләрендә үткәрелә.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев