Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында актив рәвештә дым каплаталар

“Үзәк Әлки” – “Востокзернопродукт”ның иң эре территориаль идарәләренең берсе. Бу көннәрдә отрядларда бик актив рәвештә дым каплаталар.

Идарәнең баш агрономы Мөнир Заһидуллин берничә көннән чәчүгә керешәчәкләренә дә ышандыра. Әлегә исә барлык механизаторлар да диярлек дым каплатуда эшлиләр, югары егәрлекле тракторлар гөрелтесе тәүлек буе яңгырый. 
“Үзәк Әлки” игенчеләре иртә яздан 4427 гектар мәйданда уҗым культураларын һәм 602 гектар ут үләне басуларын тукландырганнар. Соңгы 2-3 көндә кырлар тигез булып кипшенгән, шунлыктан бөтен көчне дым каплатуга юнәлтәләр.
Без “Карга”, “Салман” отрядлары кырларын әйләнеп кайттык. Иске Баллыкүл авылы янында Рөстәм Гыйнанов “Бюллер” тракторына 21 метр киңлектәге агрегат тагып, туфракны тырмалый иде.


–Туңга сөрелгән кыр бу, җир шулкадәр әйбәт өлгергән, трактор “җырлап” эшли. Мин Раил Мифтаховка алмашчы. Ул бик әйбәт кеше, без аңлашып, бер-беребезгә булышып хезмәт куябыз,–диде Рөстәм. 
Ул үзе Карга авылыннан, әтисе Ринат та гомер буе тракторда эшләп лаеклы ялга чыккан, соңгы елларда “Кызыл Шәрык” холдингында “Агротрон” тракторы белән идарә иткән. Рөстәм дә беренче тапкыр нәкъ менә әтисенең тракторын йөртеп караган. Аннары ул Казандагы автотранспорт техникумында дүрт ел белем алган. Белгечлеге буенча механик егет ел әйләнәсе берничә төр машинада уңышлы гына эшли. Язын-көзен әлеге тракторда алмашчы булса, җәй айларында  “Торум-740” комбайнында ашлык суктыра. 
Салман кырларында “Бюллер” тракторында эшләүче Илдар Заһидуллинны да очраттык. Бер атна көндез, икенче атнада төнге сменада эшли икән ул. Илдар ял иткәндә аны Рәмис Садыйков алыштыра.
“Хлебодаровка” отряды кырларының күпчелеге тырмаланган инде. Иркен, матур басулар кап-кара булып әллә кайдан күзгә ташлана. Отряд кырларының берсендә “Нью Холланд” тракторында Алексей Балянин дым каплата иде. Алмашчысы Сергей Кузнецов белән басуда тәүлек әйләнәсе эшлиләр икән. Янәшәдәге көздән сукалап калдырылган басуда  “Маккормик” тракторы белән Александр Мизюков дым каплата. Аның алмашчысы - Олег Серягин. Егетләрнең тракторы тәүлек әйләнәсе сүндермичә эшләтелә. 
Бу атнада “Үзәк Әлки” идарәсе чәчүгә төшәргә җыена. Алексей Балянин  арпа чәчүдә эшләячәк, көнбагышны исә  Сергей Захаров белән Владимир Кузнецов чәчәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев