Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында алда торган бәйрәмнәрне һәм сайлауны имин үткәрү чаралары күрелә

Террорга каршы район комиссиясенең чираттагы утырышы алда торган бәйрәмнәрне һәм сайлауны имин үткәрү мәсьәләсенә багышланды.

30 августта зур бәйрәм –Республика көнен һәм район төзелүнең 90 еллыгын зурлап билгеләп үтәчәбез. 1 сентябрь – Белем көне. 11-13 сентябрьдә исә Татарстан Президентын, РФ Дәүләт Думасы депутатын һәм җирле үзидарә органнары депутатларын сайлаячакбыз.

 

 

Комиссия утырышында чыгыш ясап, район эчке эшләр бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Насыйбуллин полиция хезмәткәрләренең сайлауга әзерлек һәм үткәрү барышында хәвефсезлекне, җәмәгать тәртибен тәэмин итү буенча үзләренә йөкләнгән бурычларны төгәл үтиселәрен әйтте.

Район башлыгы, комиссия җитәкчесе Александр Никошин иминлек мәсьәләсендә беркемнең дә битарафлык күрсәтмәскә тиешлеген ассызыклады. Бәйрәм, сайлау вакытында аеруча уяу булырга кирәк. Бу көннәрдә ирекле халык дружиначылары эшен оештыруга да бик җаваплы карау зарур. Авыл җирлекләре башлыклары кеше яшәми торган өйләрнең ишек-тәрәзәләрен ачылмаслык итеп кадаклау чарасын күрергә тиешләр. Шулай ук авылларда су запасы тоту да җитәкчеләр контролендә булсын.

Янгын сүндерү часте җитәкчесе Дмитрий Романов бәйрәм һәм сайлау көннәрендә кизү торуның көчәйтелгән режимда оештырылачагын хәбәр итте. Александр Никошин янгын сүндерүчеләр белән өйрәнүләрне дә ешрак оештыру зарурлыгына игътибарны юнәлтте.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Артем Савинов мәктәпләрнең яңа уку елына тулысынча әзер булуын әйтте. Ул Белем көнендәге чараларда да иминлекнең тәэмин ителәчәгенә ышандырды.

Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Алексей Шувалов тавыш бирүне имин үткәрү буенча алда торган бурычлар хакында сөйләде. Сайлау участоклары беренчел янгын сүндерү җиһазлары белән тәэмин ителергә тиеш. Тавыш бирү вакытында Роспотребнадзор таләпләрен дә төгәл үтәү зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев