Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында алименттан качып йөрүче аналар да бар

Бүген район хакимиятендә әти-әниләре балигъ булмаган балаларына алиментлар түләүдән тайчанган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү буенча кабул итү үткәрелде.

 Бу чара республика бердәм кабул итү көне кысаларында узды.

 

Әлеге четерекле мәсьәлә буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрне  район башлыгы Александр Никошин, прокурор Руслан Гыйзәтов, өлкән суд приставы Ольга Самарина тыңладылар.
Кабул итүгә өч кеше язылган иде. Аларның һәркайсының хәлләре җитди. Өч бала үстерүче ана намуссыз ата кешенең алимент түләүдән качып йөрүеннән зарланды. Аның төгәл яшәү урыны билгесез, рәсми рәвештә эшләми дә. Әлеге ирнең балигъ булмаган өч баласына 309 мең сум алимент бурычлары җыелган.  
Алимент түләүдән тайчанучыларны без ир-атлар дип күзалларга гадәтләнгән. Тик, ни аяныч, районыбызда “күке” аналар да бар. Әнә комиссиягә мөрәҗәгать иткән яшь кенә ирнең хатын дигәне кечкенә күкрәк баласын ташлап киткән. Әтисе беренче мәлдә декрет ялы рәсмиләштереп улын караган. Хәзер инде эшкә чыккан, әти-әнисе баланы үстерергә булыша. Хәсрәт ананың адресы да, эш урыны да билгеле түгел. Баласы белән кызыксынмый да, алиментлар да түләми.  Бурычы  инде 38400 сумга җиткән. 
Балаларына алимент түләмәүчеләр гадәттә рәсми төстә эшләмиләр. Аларны документлар нигезендә хезмәткә урнаштыру мөһим. Әле шуның өстенә балаларын кайгыртмаучыларның яшәү урыннары да билгесез. Районда хәзер алимент түләүдән тайчанучы 31 кеше эзләүдә санала (в розыске). Аларның исемлеге  район эчке эшләр бүлекчәсенә бирелгән. Александр Никошин полиция хезмәткәрләренә бу эшне активлаштыруларын сорады. 
Прокурор Руслан Гыйзәтов балаларын ялгыз тәрбияләүче әти һәм әниләргә  киңәшләрен бирде. Ул аларга алиментлар түләтү мәсьәләсендә юридик ярдәм күрсәтәсен әйтте. 
Александр Никошин кабул итүгә килгән һәркемнең алимент проблемасын уңай хәл итү буенча тиешле хезмәтләргә бурычлар билгеләде һәм башкарылган эш нәтиҗәләрен бер атнадан үзенә җиткерергә кушты.
Һәр айның беренче сишәмбесендә республикада алиментлар түләтү буенча бердәм кабул итү көннәре үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев