Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында архив бүлегенең капиталь ремонтланган яңа бинасы файдалануга тапшырылды

Бүген район архивының яңа бинасы файдалануга тапшырылды.

Моңа кадәр архив бүлеге яраклаштырылган биналарда  эшләп килде. Анда документларны саклау, халыкка хезмәт күрсәтү өчен тиешле шартлар юк иде. Һәм менә республика программасы нигезендә район архивы өчен аерым бина капиталь ремонтланды.

 

 

Бу бинада заманында санэпидстанция эшләгән иде. Әлеге оешма аннан киткәч, ул шактый еллар буш торды. Район җитәкчелеге аны архив бүлеге өчен үзгәртеп корырга дигән карарга килде.

Архив – гаять әһәмиятле хезмәтләрнең берсе. Анда саклана торган документлар – үткәннәр турындагы мәгълүматларның бәһасез тупланмасы. Ул документларда бүгенге заман һәм киләчәк өчен мөһим булган күп сорауларга җавап табарга була. Никадәр кеше шул архив хезмәте аша үз мәсьәләләрен хәл итә. Биредә бит мәңге саклана торган документлар күп. Вакыт үтү белән сыйфатын җуймасын өчен аларның тиешле сакланышын тәэмин итәрлек шартлар булырга тиеш. Бинадагы  температура, дымлылык, вентиляциянең төгәл эшләве бик мөһим.

Яңа архив бинасы тышыннан ук күз явын алырлык күркәм. Аны ачу тантанасында  район башлыгы Александр Никошин:

– Архив өчен халыкка, оешма-учреждениеләргә хезмәт күрсәтергә уңайлы бина кирәк иде. Республика программасы безгә бу мәсьәләне хәл итәргә мөмкинлек бирде. Бинаны ремонтлау белән бергә, тирә-юнен брусчаткалар җәеп матурайттык, асфальтланган үз ишегалдын булдырдык, гаражларын төзекләндердек. Монда архив документларының сыйфатлы сакланышын тәэмин итә торган иң заманча җиһазлар урнаштырылган. Әлегә стеллажлар кайтып җитмәгән. Озакламый алар да урнаштырылыр. Һәм биредә архив эшләрен алып бару буенча республика семинары  үткәрүне күздә тотабыз,–дип билгеләп үтте.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов та архив бүлегенең шәп итеп ремонтланган заманча “өйле” булуының мөһимлегенә басым ясады.

–Төзекләндерү эшләрен башкарган “АрмСтрой” коллективына рәхмәт. Алар ремонтка бирелгән 9 миллион сумны бик нәтиҗәле файдаланып, бинаны затлы, сыйфатлы итеп эшләп чыктылар,–диде ул һәм төзелеш оешмасы җитәкчесе Давид Кирокосянга Рәхмәт хаты тапшырды.

Архив бүлеге җитәкчесе Елена Васяйчева өчен бу вакыйга бигрәк тә сөенечле. Әлеге оешма беренче тапкыр барлык уңайлыклары тудырылган аерым бинада эшләп китәчәк.

–Безнең өчен күңелле мәшәкатьләр башланырга тора – архив документларын алар даими сакланачак яңа бинага күчерүгә керешәбез. Без бу йортта халыкка да, юридик затларга да сыйфатлы хезмәт күрсәтербез. Төзелеш барышында безнең һәр үтенеч-тәкъдимебезне исәпкә алган ремонтчыларга рәхмәт,–диде Елена Васяйчева.

Менә яңартылган бинага үттек. Монда иркен коридор, зәвыклы итеп ремонтланган бүлмәләр. “Элекке бинадан стеналары гына утырып калды”,–ди төзүчеләр, ә калганын сүтеп өр-яңадан ясаганнар.

Шулай итеп, тиздән без эш-йомышларыбыз белән архивның өр-яңа бинасына килә башларбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев