Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында автобусларны тикшерәләр

​​​​​​​8 апрельдән 15 енә кадәр районда “Автобус” профилактика чарасы үткәрелә.

 

Бу чара автобус йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуына юл куймау максатында оештырыла.

Операция барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре Урта Идел дәүләт юл күзәтчелеге төбәкара идарәсе вәкилләре белән берлектә пассажир транспортын тулаем тикшерү үткәрәчәк. Пассажирларны законсыз йөртү фактларына юл куймау, лицензия таләпләренең үтәлеше, автобусларның техник торышы һәм йөртүчеләрнең тиешле таләпләргә җавап бирүе мәсьәләләренә аеруча игътибар ителә.

Быелның өч аенда Татарстанда автобус йөртүчеләр гаебе белән 34 юл- транспорт вакыйгасы булган. Аларда бер кеше үлгән, 40 кеше җәрәхәтләнгән. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда автобуслар катнашында аварияләр саны арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев