Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көнен атлар чабышы белән билгеләп үттеләр. ФОТО

14 октябрьдә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан Сабантуй җирендәге ипподромда ат чабышлары үткәрелде.

ФОТОРЕПОРТАЖ

ВИДЕО

 

Авыл уңганнары бәйрәменә үз бизәген өстәргә теләгәндәй, табигать тә аяз, матур көн бүләк итте. Иртәдән ук зур йөк автомобильләре, җиңел машиналарга тагылган махсус прицеплар белән узыш атларын ярыш урынына алып килә башладылар. 
Узышларда катнашучылар күп булды. Сабантуйларда ат ярышларын күзәтергә яратучылар да бихисап була анысы, әмма  бу бәйгедә җанатарлар азрак иде. 
Ярышларда чыгыш ясарга җыенучыларны һәм җыелган халыкны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов сәламләде. 
–Бүген авыл хуҗалыгында хезмәт куючыларның һөнәри бәйрәме. Мин һәммәгезне шушы шатлыклы көн белән ихластан тәбриклим. Без бүген районда “Атлар көне” үткәрергә булдык. Хәзер инде безнең тормышка куәтле техника керде. Атлар хезмәте акрынлап арткы планда калды. Шуңа карамастан, районда әле атлар белән җитди мавыгучыларыбыз бар. Алар  республика, илкүләм ярышларда район исеменнән чыгыш ясыйлар. Рәхмәт аларга!-диде Илнур Вәлиевич.
Тәбрикләүләргә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев тә кушылды.
–Әле берничә ел элек кенә район Сабан туйларында ярыштырырга ат таба алмый идек.Бүген районыбызда бахбайлар бик күп. Нәселле узыш атлары сатып алып, аларны зур ярышларга әзерләүчеләребез дә байтак. Безнең район хәзер атлар үрчетү буенча мактаулы төбәкләр исемлегендә,–дип билгеләп үтте Роберт Рәшитович. 
Менә  ярышларга старт бирер вакыт та җитте. Иң элек авыл атлары узышка кузгалды. Алар 1600 метрлы дистанциягә чапты. Беренче минутларда ук Иске Әнҗерә егете Олег Синкинның аты алга ыргылды. Дистанциянең буеннан буена ул беренче барды һәм, көндәшләрен шактый артта калдырып, финишка килеп керде. Олег Түбән Әлкидә яшәүче фермер Марат Гобәйдуллинның Талисман исемле атында ярышты. 
Икенче булып Түбән Әлкидән Риназ Сираҗев (аты Малыш), өченче шул ук авылдан Радик Гәрәев (аты Сандугач) килделәр. 
Марат Гобәйдуллин әлеге ат ярышларын  оештыруның инициаторы да булды. Ул бәйгене үткәрергә иганәчеләр дә тапкан. “Ат узышлары өчен ярдәм сорап кемгә мөрәҗәгать итсәм дә, һәммәсе хуплап булыштылар”, – ди Марат үзе.  Ярышларны үткәрүгә эшмәкәрләр Дамир һәм Альберт Шәйхетдиновлар, Әхмәттән фермер Фәнис Бакиров, “Яшь көч” җәмгыяте җитәкчесе Фәнис Хәмитов зур матди өлеш керткән. 
…Узышларның комментаторы, район мәдәният йорты хезмәткәре Гөлия Яруллина инде икенче төркем чабыш атлары белән таныштыра. Бу юлы старт сызыгына ярымтокымлы бахбайлар басты. Әлеге бәйгедә  биш чабышкы узышты. Күп Сабантуйларда, республика, Россия бәйгеләрендә җиңүләр яулаган җайдак Олег Синкин аты Кавалер  белән бу ярышта да беренче килде. Сабина исемле атында Салават Исхаков – икенче, Стрижка (җайдагы Раил Сафин) өченче булдылар. Алар да Түбән Әлки авылыннан.
Инде  юртакларга чират җитте. Бу ярышта “Хузангай” ҖЧҖ дән Гомәр Баһавиевның атына тиңнәр булмады. Алексеевскидан Илнур Ярмөхәммәтов юртагы – икенче, безнең Марат Гобәйдуллин аргамагы өченче килделәр. 
“Иң җитез йөк аты” ярышы да бик җанлы узды. Монда парлы-парлы ике узыш булды. Әлеге бәйгедә атны арбасына җигеп, ун капчык бөртек төяп,  стартка беренче кузгалу мөһим иде. Тамашачылар да: “Тизрәк, тизрәк!” дип, ярышучыларга көч-куәт биреп тордылар. Нәтиҗәдә Марат Гобәйдуллин атын иң өлгер җигеп, бер километрлы дистанцияне иң кыска вакытта (4 минут 15 секунд) үтеп, беренчелекне алды. Җигүле атлары белән Риназ Сираҗев – икенче, Радик Гәрәев өченче булдылар (Түбән Әлки егетләре).
Узышларда  Чуаш Кичүе, Юхмачы, Иске Хурада авыл җирлекләреннән дә атлар катнашты. Ярышучыларның һәммәсе дә бүләкләргә ия булды. Ат “җене” кагылган, ат спортын үстерү өчен янып-көеп йөрүчеләргә рәхмәтләр әйтелде. Аннан соң бәйгедә катнашучылар саф һавада бәйрәм табынына чакырылды.
Р.S. Атлар ярышын Германиядән килгән Владислав Драмкак та тамаша кылды. Владислав Чехословакиядә туып үскән, 12 ел инде Германиянең бер компаниясендә эшли. Ул Дамир Шәйхетдиновның җитештерү базасына яңа җиһазлар монтажлау өчен килгән. Кунак “бик кызыклы тамаша булды” дип, ат ярышларын югары бәяләде. Үзләрендә исә мондый узышлар бары зур шәһәрләрдә, бик сирәк үтә икән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев