Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында авыл яшьләре хоккейда ярыша

Яңа ел бәйрәме алдыннан Чуаш Кичүендә хоккей сезоны тантаналы төстә ачылган иде. Каникул вакытында көн саен диярлек авыл яшьләре командалары бозда очрашулар үткәрде. Быел районда хоккей күтәрелеше елы булыр ахрысы.

 

Бездә кышкы спортны яраталар.  Чаңгыга да, хоккейга да мөкиббән булганнар бик күп. Әмма соңгы елларда районда хоккей уены, ярышлары без булдыра алган дәрәҗәдән түбәнрәк оештырылып килде. Инде менә шул югалтуларны кире кайтарасы иде.

Бозда шуу, кәшәкә белән алка куу гаять кызыклы һәм мавыктыргыч уен. Бигрәк тә яшьләр өчен. Әле берничә ел элек кенә районда дистәгә якын хоккей командасы үзара ярышып, кыш буе боз мәйданчыкларын буш тотмыйлар иде. “Алтын алка” кебек бәйгеләрдә дә көчле командаларны барлап килдек.

Чуаш Кичүе мәктәбе янындагы хоккей тартмасында беренче суыклар башлану белән боз катырыла. Монда мәктәп укучыларын, авыл яшьләрен хоккей белән мавыктыруда физик тәрбия укытучысы Азат Гатинның тырышлыгы зур. Хәер, районда нинди спорт ярышлары үткәрелсә дә, ул укучылары белән анда катнашып, уңышлы чыгыш ясый. Үз эше өчен янып яшәүче шундый педагоглар һәр мәктәптә булса икән.

Чуаш Кичүендә хоккей сезонын ачу тантанасында район башлыгы Александр Никошин да катнашты. Ул балаларны, яшьләрне спорт белән актив шөгыльләнергә өндәде.

–Кышкы спорт төрләре сәламәтлек өчен аеруча файдалы. Шуңа да шугалакларны буш тотмагыз. Спорт белән дус булу сезгә укуда да, хезмәттә дә ярдәм итәр. Бүген биредә өч команда үзара ярышачак. Алга таба, осталыгыгызны ныгыта төшкәч, иң көчле командалар белән ярышырга күрше Нурлат, Алексеевск хоккейчыларын да чакырырбыз,–диде Александр Федорович.

Чуаш Кичүендә узган беренче ярышларда боз хуҗалары һәм Түбән Әлки, Базарлы Матак яшьләре көч сынашты. Нәтиҗәдә район үзәге хоккейчылары ышынычлы җиңү яулады.

Аннан соң үткәрелгән ярышларга Иске Матак командасы да кушылды. Алар Базарлы Матак хоккейчылары белән төрле бозларда ике тапкыр осталыкта һәм җитезлектә сынаштылар. Уеннар командаларның көчләре тигез булуын күрсәтте.

7 гыйнварда янә өч команда – Базарлы Матак, Иске Матак, Түбән Әлки авыллары яшьләре ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм районыбыз оешуның 90 еллыгына багышланган бәйгедә катнаштылар.

Менә боздагы беренче очрашуга Түбән Әлки һәм Иске Матак командаларын чакырып сыбызгы яңгырады. Әйтергә кирәк, бу ике авылда да хоккей спорты соңгы елларда бик популярлашты. Түбәнәлкилеләрнең бертуган эшмәкәр Шәйхетдиновлар төзеткән заманча хоккей тартмасы бар. Район җитәкчелеге аларга спорт киемнәре алуда ярдәм итте. Иске Матакта хоккей тартмасы кулдан эшләнгән, әмма төзек, каралган хәлдә. Аларның хоккей экипировкасы да юк. Дөрес, кайбер спортчылар форманы үзләре сатып ала алган.

Уен башында Түбән Әлки командасы өстенлекне үз кулына алырга тырышты. Беренче алканы да искематаклылар капкасына әлеге командадан Фәнил Фәттахов кертте. Әмма бу аларның соңгы голы да булды. Иске Матак уенчылары инициативаны үз кулларына алдылар һәм, бер-бер артлы дүрт гол кертеп, бу очрашуда ышанычлы җиңү яуладылар.

Аннан соң Базарлы Матак командасы 5:4 исәбе белән Түбән Әлки хоккейчыларыннан өстен булуын раслады.

Финал очрашуында Иске Матак һәм Базарлы Матак уенчылары җиңү өчен көрәштеләр. Уен бозны кыздырырлык киеренке барды. Искематаклылар зур осталык һәм җитезлек белән уйнадылар – көндәшләре капкасына дүрт алка кертеп, үзләренекенә бары берне генә үткәрделәр. Шулай итеп, Иске Матак командасы республика һәм район юбилейларына багышланган бу ярышның абсолют җиңүчесе булды.

Икенче урында – Базарлы Матак, өченче – Түбән Әлки командалары.

Ярышның иң яхшы һөҗүмчесе дип Иске Матак командасыннан  Денис Ирдинкин танылды. Ул Казан физкультура һәм спорт институтын тәмамлаган, аспирантурада укый.

Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илмир Шәфиев хоккей бәйгеләренең бу кышта даими оештырылачагын әйтә. Ярышларның баш хөкемдары Фәнис Сәгыйров фикеренчә, бу төр спортны  җитди үстерү өчен район спорт мәктәбендә укучылар белән хоккей түгәрәкләре оештыру әйбәт булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев