Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әлки районында балаларны киокусинкай каратэ секциясенә җыялар

Балалар иҗаты йортында эшләүче киокусинкай каратэ секциясенә 7 яше тулган малайларны һәм кызларны җыялар.

Нәтиҗәләр буенча балаларга спорт разрядлары бирелә. Күнегүләрне Россиянең әйдәүче инструкторларында өйрәнеп кайткан югары квалификацияле белгечләр үткәрә. Күнекмәләр бирү программасы: гомумфизик әзерлекне яхшырту, төп алымнарга өйрәтү, үз-үзеңне контрольдә тоту нигезләре, ГТО тапшыру өчен махсус физик әзерлек, өйрәтүче спарринглар, үз-үзеңне саклау нигезләре, традицион укыту коралы белән эшләү нигезләре, сугышчан әзерлек, берничә хөҗүм итүчедән саклану алымнары, ярышлар практикасы һәм башкалар. Клуб спортчылары һәм инструкторлары күп такырлар Татарстан, Идел буе Федераль округы һәм Россия беренчелекләрендә җиңү яулыйлар, спорт мастерлыгына кандидатлар. Белешмәләр өчен тел.: 89274357580.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев