Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында басуда эшләр бар әле

“Кызыл Шәрык-Агро” комбайнчылары көнбагыш һәм бөртек өчен игелгән кукурузны суктыруда эшлиләр.

Алар көн саен 200-250 гектар мәйданда әлеге культураларны суктыралар. Көзнең яңгырлы килүе сәбәпле көнбагыш һәм бөртек өчен кукурузның бер өлеше җыеп алынмый калган иде. Җирләр туңдыру белән комбайннар кырга чыкты. Хәзер 12033 гектарда үстерелгән көнбагышның 700 гектарын җыясы калды. Ә кукурузның 900 гектарын суктырасылары бар (ул 6149 гектарда игелгән иде). Кукурузның уңышы да югары – һәр гектардан  54,7 центнер чыгып бара. Ә район буенча бөртеклеләрдән уртача уңыш гектардан 28,2 центнер тәшкил итте. Тулаем 110 мең тонна уңыш җыеп алынды. Бу узган елгы дәрәҗәдән дә күбрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев