Әлки районында “Бердәм Россия” партиясе төзелүгә 17 ел тулуга багышланган тантаналы чара булды. ФОТО
“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе төзелүгә 17 ел тулу уңаеннан район мәдәният йортында тантаналы чара узды.
Партиянең туган көненә багышланган тантанада сугыш һәм хезмәт ветераннары, предприятиеләр, учреждениеләр хезмәт коллективлары вәкилләре, мәктәп укучылары катнашты.
“Бердәм Россия” партиясе инициативасы белән район авылларында күп кенә социаль объектлар төзелде, булганнары ремонтланды, спорт мәйданчыклары корылды. Тантанада ясаган чыгышында бу хакта партиянең җирле бүлеге секретаре, район башлыгы Александр Никошин да билгеләп үтте. Ул залда утыручы яшьләргә мөрәҗәгать итеп:
–Авылларда яшәү, эшләү, балалар үстерү өчен күп шартлар тудырыла, һәм болар барысы да сезнең киләчәкне кайгыртып эшләнә. Сез дә районыбыз, республикабыз үсешенә лаеклы өлешегезне кертерсез дип ышанам,–диде.
Аннан соң Александр Никошин һәм район эчке эшләр бүлекчәсе начальнигы урынбасары Денис Шипигин 14 яшьләре тулган бер төркем үсмерләргә Россия гражданы паспортларын тапшырдылар.
Әле яңа гына бердәмроссиялеләр сафларына кушылган Базарлы Матак урта мәктәбе укытучысы Максим Муштаков һәм Абдул Салман авылында яшәүче хезмәт ветераны Гомәр Сәлахов бу истәлекле тантанада партия әгъзасы билетларына ия булдылар.
Партиянең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Гөлшат Хәлиуллина “Бердәм Россия”нең соңгы еллардагы күтәрелеше, башкарган зур эшләре хакында чыгыш ясады. Аннан соң партия үткәргән бәйгеләрдә җиңү яулаган командалар бүләкләнде.
Залда утыручыларны яшьгвардиячеләр сәламләде, балалар бию ансамбле, район мәдәният йорты хезмәткәрләре җыр-биюләр белән чыгыш ясадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев