Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Бердәм Россия” партиясе төзелүнең 17 еллыгы уңаеннан  депутатлар халыкны кабул итте. ФОТО

​​​​​​​1 декабрьдә “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе төзелүгә 17 ел була.

Шул уңайдан партия җитәкчелеге тарафыннан 26 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр халыкны шәхси сораулары белән кабул итүләр оештырырга карар ителгән иде.

 

 

27 ноябрьдә иртәнге сәгать 8 дән Базарлы Матакта әлкилеләрне гозерләре белән “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге җитәкчесе, район башлыгы Александр Никошин кабул итте.

Яңа Чаллыдан Рузалия Бәдретдинова авылдагы фельдшер-акушерлык пункты бинасының бик начар хәлдә булуына борчылып килгән. Ул Александр Никошиннан, алдагы елда үзләрендә модульле ФАП бинасы төзетеп булмасмы икән, дип сорый.

Район башлыгы әйтүенчә, киләсе 2019 елда модульле ФАПны Югары Әлкидә кору планлаштырылган. Ә районнарга аны елына берне генә төзү мөмкинлеге бирелә.

–Яңа Чаллыда ФАП төзүне 2020 ел планына кертергә тырышырбыз,–диде башлык.

Ветеран-педагог Рузалия Бәдретдинованың авылдагы ике катлы мәктәп бинасының ярым буш ятуына да йөрәге әрни икән.

–Без авыллардагы файдаланылмый  буш торучы биналарны барладык. Аларны берәр эш ачу өчен эшмәкәрләргә тәкъдим итәбез,–дип җавап бирде моңа Александр Федорович.

Район үзәгендәге “Актай” мәчете мәзине Әсхәт Шәрапов район башлыгына мәчеткә янкорма төзү эшендә ярдәм сорап килгән. Александр Никошин әйтүенчә, дин йортларына төзелеш, ремонт эшләрендә ярдәм күрсәтү мәсьәләсе киләсе елдан уңай хәл ителә башларга тиеш. “Сезнең төзелешкә дә булышырбыз”,–дип ышандырды ул Әсхәт Шәраповны.

Район башлыгы һәм “Бердәм Россия”нең җирле бүлеге җитәкчесенә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт әйтергә килүчеләр дә, теге яки бу мәсьәләдә булышуын сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә булды.

                                                          ***

Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның кабул итүләрендә халык һәрчак күп була. Хәтердә, Айрат Нәҗипович якын чит илләрдән безгә кайтып, әллә ничә ел гражданлык ала алмый интегүчеләргә депутат буларак бик булышкан иде. Гомумән, депутат якташыбыз тормышта авыр хәлдә калучыларга, җитди чирләп китүчеләргә Хәйруллин хәйрия фонды аша шактый ярдәм күрсәтте.

Айрат Хәйруллинга бу юлы күбрәк районыбызның иң эре инвесторы буларак мөрәҗәгать иттеләр. Иске Салман, Иске Чаллы, Иске Алпар авылларыннан үз якларындагы фермаларга маллар китертүне сорап килгәннәр. Фермалар эшләп китсә, халыкка хезмәт урыны булыр иде, ди авыл кешеләре. Ә Иске Алпардан килүчеләр авылга кергәндә бик ямьсез хәлдәге складны башка урынга күчереп яисә төзекләндереп булмасмы, дип борчылалар. Аларга бу мәсьәләләрне карарга ышандырдылар.

                                                      ***

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевкә алдан язылып та, язылмыйча да килүчеләр күп иде. Шуңа кабул итү билгеләнгән вакыттан да озаграк дәвам итте.

Фоат Вәлиевкә “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте җитәкчесе буларак урамнарга юллар салуны сорап мөрәҗәгать итүчеләр байтак булды.

Базарлы Матактан ике ханым: “Тимирязев урамында инде җиде ел яшибез. Бездә күбесенчә яшь гаиләләр өй төзеде. Юлсызлыктан бик җәфаланабыз”,–дип зарландылар.

Бу мәсьәләне район башлыгы Александр Никошин, Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты Рәшит Мусин белән берлектә хәл итү юлы табылды. Базарлы Матак җирлегендә җыелган үзара салым акчасының бер өлеше Тимирязев урамында юл ясауга тотылачак. Бу эшне “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте киләсе елда башкарып чыгар.

Иске Тахталы, Түбән Әлки авылларындагы урам юллары төзелеше буенча  килүчеләргә дә депутат уңай җавап бирде.

Базарлы Матак урта мәктәбе укытучылары Максим Муштаков һәм Әлфинур Искәндәрова үзләрендә футбол мәйданчыгы төзетеп булмасмы дигән гозер белән йөриләр. Фоат Вәлиев әлеге мәсьәлә буенча депутат соравы (запрос) белән тиешле министрлыкларга мөрәҗәгать итәчәген әйтте.

Шулай ук күп фатирлы йортларның канализациясен үзәкләштерелгән системага тоташтыруны алдагы ел планына кертүне дә депутат республика җитәкчелеге аша юлларга ышандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев