Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында беренче халык җыены һәр яктан үрнәк булган Карга авылында үтте.Фото

14 гыйнварда әлеге авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышы булды.

                                                Фоторепортаж

Менә янә узган елга нәтиҗәләр ясау, алдагысына бурычлар билгеләү буенча авыл җирлекләре советлары утырышлары үткәрелә башлады. Соңгы елларда алар киңәйтелгән форматта уза. Анда авыл халкы, райондагы хезмәт күрсәтә торган оешма-учреждениеләр вәкилләре катнаша. Авыл кешеләре әлеге очрашуларда үзләрен борчыган күп кенә мәсьәләләргә ачыклык та кертә алалар.

Карга авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев халык алдында узган ел башкарылган эшләргә хисап тотты. Һәр елдагыча,  кешеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшырту, авылны төзек, ямьле итү, өстәмә эш урыннары булдыру юнәлешендә хәйран эшләнгән.

Карга да, барлык авыллар кебек, картая бара шул. Биредә бүген 307 кеше яши, шуның 121е – пенсионерлар. Шөкер, олы яшьтәгеләр монда озын гомерле. Әйтик, 36 кеше 70 яшьтән узган, 13е – 80 нән, 8е 90 яшьтән өстә.

Авылда яшь гаиләләр дә бар икән әле – 18 гә кадәрге 56 баланың 21е мәктәпкәчә яшьтә. Биредә тугызъеллык мәктәп, балалар бакчасы эшли.

Хезмәт яшендә 125 кеше бар. Аларның күпчелеге “Алексеевскдорстрой”да, Карга мегафермасында, бюджет оешмаларында эшли.

Авылда күптән түгел хәзерләүләр пункты ачылды. Бүген инде анда сигез кеше хезмәт куя. Тиздән мал чалу, камыр ризыклары пешерү цехларын эшләтеп җибәрү күздә тотыла.

Халык биредә күпләп терлек асрый. Хәзер авылда 300 башка якын мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 131е савым сыерлары. 59 баш ат, 450 сарык теркәлгән. Карга авылы республикада күпләп казлар үстерүче буларак танылды. Монда казны йөзәрләп асрыйлар. Казанда үткән ярминкәләрдә кайберәүләр бер баруда  30ар каз түшкәсе сатып кайтканнар.

Мал-туар, кош-корт асраучыларга дәүләт тә ярдәм итеп тора бит әле. Әйтик, 2018 елда халыкка (сыер, ат, кәҗә, кош-корт үстерүчеләргә) 733 мең сумнан артык субсидия таратылган.

Рамил Минһаҗев үз чыгышында күпләп мал асраучы уңган гаиләләрне дә атап узды. Болар Газыйм Гатин, Рамил Садыйков, Ринат Гафиятуллин, Дамирә Яруллина, Зөлфәт Гәрәев, Илнур Миндубаев гаиләләре. Шулай ук Әнәс Вәлиев, Илнар Саматов, Фәрит Хөсәенов, Шәүкәт Нотфуллин, Зөлфия Әбүзәрова, Флюра Яхина, Ринат Вәлиев, Фәрит Низамов хуҗалыкларында да 3-5 баш савым сыерлары асрала.

Авылда халыктан җыелган үзара салым акчасына да узган ел байтак эшләр башкарылган. Биредә шунысы әйбәт – халык үзара салымны ел башында ук тулысы белән түләп куя. Нәтиҗәдә хөкүмәттән шуңа дүртләтә ярдәм беренче яртыеллыкта ук кайта. Һәм каргалылар үзара салымга тәгаенләгән эшләр җәй айларында башкарыла да.

Былтыр бер кешедән 600 сум салым җыелып, аның яртысын юллар төзелешенә юнәлтергә планлаштырган булганнар. Һәм җәй айларында авылның Камай, Яңа урамнарына каты түшәмәле юллар салынган. Ә үзара салымның каты көнкүреш калдыкларын утильләштерүгә дигән өлешенә, ягъни 96 мең сумга чүп контейнерлары сатып алганнар.  Әле тагын берничәне быел да алырга уйлыйлар. Каргадан чүп-чарны һәр якшәмбедә “Экосервис” предприятиесе  машиналары төяп китәчәк.

Авылның ике зур урамында электрүткәргечләр изоляцияләнүче кабельгә (СИП) алыштырылган. Биредә берничә ел элек үзәктә матур парк калкып чыкты. Клуб, мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, почта  – барысы да яңартылган, бик шәп биналарда халыкка хезмәт күрсәтә. Каргалылар су, юл проблемаларын онытты инде. Җирлек башлыгы әйтмешли, рәхәтләнеп сау-сәламәт яшәргә генә язсын.

Утырышта авыл мәдәният йорты, китапханә җитәкчеләре дә чыгыш ясады. Районның узган елгы социаль-икътисадый үсеше һәм быелга бурычлар хакында район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Эльвира Нуруллина сөйләде.

Район башлыгы Александр Никошин үз чыгышын тырыш, эшчән Карга авылы халкына рәхмәт сүзләре белән башлады,

–Сезнең авылны без күп яктан үрнәк итеп күрсәтәбез. Бу сезнең бердәм тырышлыгыгыз нәтиҗәсе. Якташыбыз Фоат Вәлиев тә авыл өчен җан атып яши, төрле яклап ярдәм күрсәтә. Аңа да ихластан рәхмәт. Быелдан авылларда чүп-чарны җыеп түгү башланды. Сез бу эштә дә оешканлык, җаваплылык үрнәге күрсәтерсез әле. Хәзер “Эдем” җәмгыяте авылыгызда күпкырлы эшләрен җәелдерә. Бу күләмле хезмәтләрнең дә уңай нәтиҗәләрен тоеп яшәр авыл,–диде район җитәкчесе.

Каргада һәр елны йомгаклау утырышында юбилярларга, уңган гаиләләргә, авылның җәмәгать тормышында актив катнашучыларга бүләкләр өләшәләр. Бу юлы да бүләкләнүчеләр бик күп булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев