Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында чәчү техникасы сабан эшләренә әзер

  Язгы кыр эшләре якынлашкан бу көннәрдә район башлыгы Александр Никошин җитәкчелегендә белгечләр хуҗалыкларда булып, сабан эшләрендә катнашасы техниканың әзерлеген тикшерәләр.

 

Хуҗалыклардагы 2464 тырма һәм 121 культиватор тулысынча ремонтланган. 88 чәчкечнең дә берничәсен генә төзәтәсе калган.

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 313 трактор бар. Язгы эшләр чорында шуның 238 е басуга чыгарга тиеш. Әлегә аларның 84 проценты гына әзер. Бигрәк тә югары егәрлекле тракторлар белән проблема җитди тора. Алар бездә 120 берәмлек. Шуларның 67 проценты гына бүген кырга чыгарлык.

Әлеге мәгълүматларны безгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Рафик Галләмов җиткерде. Аның әйтүенә караганда, районда 21 чәчү комплексы исәпләнә. Аларның 16 сы гына сабан эшләрендә файдаланылачак. Калганнарына мохтаҗлык юк. Чөнки язын күбрәк техник культуралар чәчелә. Быел хуҗалыкларда 11 мең гектардан артык мәйданда көнбагыш һәм шулкадәр үк диярлек кукуруз игеләчәк. Бу культураларның махсус үз чәчкечләре бар. Алар исә нигездә әзерлек сызыгында инде.

Үзара тикшерүләр вакытында хезмәтне саклау, эшне ике сменалы оештыру өчен кадрлар туплау, махсус эш киемнәре белән тәэмин итү мәсьәләләренә җитди игътибар бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев