Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында чуаш гүзәлен сайларга җыеналар

​​​​​​​Иске Хурада клубында 9 апрельдә (18.00 сәгатьтә башлана) узачак “Чаваш пики” бәйгесенә зур әзерлек бара.

 

Чуаш гүзәле титулы өчен көрәшергә җыенучылар әлегә җиде. Түбән Колчурино, Чуаш Борнае, Югары Матак, Иске Хурада, Югары Кәчи, Борискино авыллары кызлары инде матурдан-матур киемнәрен әзерлиләр, милли ризыклар пешереп карыйлар, җыр һәм биюләр өйрәнәләр. Бәйге ике яшь категориясендә: 7-12 яшьлек һәм 24 яшькә кадәрге кызлар арасында үткәреләчәк.

Үсмер кызлар, өч бирем үтәп, үз талантларын һәм сәләтләрен күрсәтәчәк. Ә менә олырак кызлар өчен өстәмә бирем дә бар – алар чуаш милли ризыгы әзерләргә тиеш. Бу хуплу (әче камырдан ит бәлеше) булырмы, ширтанмы (сарык карынына тутырылган ит ризыгы), татлы ливадия печеньесы әллә пула куклимы (балык бәлеше) – әлегә билгеле түгел, кызлар моны сер итеп тота. Ә барлык кунакларны милли чуаш эчемлеге сара (сыра) белән сыйларга җыеналар.

Үзегезне кызыксындырган барлык сораулар белән 21-0-89 телефоны буенча Людмила Емельшинага мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев