Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында дүрт сугыш ветераны Җиңү көненә акчалата түләү алачак

​​​​​​​Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан ветераннарга түләүләр бирелә башлады.

 

10 мең сум күләмендә бер тапкырлы түләү 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнашкан инвалидларга һәм ветераннарга пенсия һәм бүтән социаль түләүләр белән бергә апрель аенда ук бирелә.

“Безнең районда Җиңү көне хөрмәтенә бу бүләкне 4 ветеран алачак. Аларның өчесе – Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм берсе – сугыш инвалиды. Әлеге түләүне юллап беркая мөрәҗәгать итәргә кирәкми, ул Пенсия фондында булган мәгълүматларга таянып башкарыла”,–диде районда пенсия фонды җитәкчесе Рәис Галләмов.

Мәгълүм булганча, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга бер тапкырлы түләү Россия Президенты В.В. Путинның 2019 елгы “Кайбер категория гражданнарга Җиңү көненә һәр елны бирелә торган акчалата түләү турында” Указы нигезендә бирелә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев