Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында дым каплау, ашлама кертүгә керештеләр

13 апрельдә Татарстан Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров районга килде һәм сабан эшләренең барышы белән танышты.

  Аны район башлыгы Александр Никошин озатып йөрде. 
Район басуларын югарыдан карап әйләнгәннән соң, министр утырган вертолет “ВостокЗернопродукт”ның “Көньяк Әлки” филиалы кырына төште. Биредә авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, фермер хуҗалыклары башлыклары белән очрашу булды. 
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев сабан эшләрендә катнашачак техниканың нинди хәлдә булуы хакында җиткерде.
–Район басуларында 42 берәмлек чәчү агрегаты эшләячәк. Шуның 16 сы – чәчү комплекслары. Сабан эшләрендә файдаланыласы тракторлар башлыча төзек. Бары берничә “тимер ат”ның резиналарын яңасына алыштырасы һәм аккумуляторларын яңартасы бар,–ди Роберт Гадиев. 
Ул кырларда язгы кыр эшләренең барышына да тукталды.
–Басуларда хәзер алты агрегат, иртәгә 20 берәмлек техника дым каплауда эшләячәк. Алар 1500 гектар мәйданда  эш башкарды инде. Уҗымнарга, күпьеллык үләннәргә ашлама кертү эшләре җанланды. Барысы 4 мең гектарга якын мәйданда җирләр ашланды. “ВостокЗернопродукт” җәмгыятендә уҗымнар очкычлар ярдәмендә тукландырылачак. Бүген бер очкыч эшли, тиздән аңа тагын икесе кушылачак. Ә барысы алты самолет эшләр дип планлаштырыла. “Хузангай”, “Яшь көч” җәмгыятьләрендә “Туман”, “Амазон” агрегатлары белән җирләргә сый кертү эшләрен башкаралар,–дип хәбәр итте идарә җитәкчесе.
Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов районда басуларны корткычларга, чүп үләннәргә каршы эшкәртү өчен химик сыекча ясау җайланмалары  төзелешләренең ничек баруы белән кызыксынды. “Кызыл Шәрык” компаниясе генераль директоры Адель Хәйруллин үзләрендә быел дүрт шундый җайланма төзеләчәк дип ышандырды. “Хузангай” җәмгыяте җитәкчесе Евгений Чугунов исә химик сыекча ясау җайланмаларының берсен тиздән эшләп бетерәчәкләре турында әйтте. 
Марат Җәббаров һәр 10 мең гектар саен әлеге җайланманы төзү мөһим булуын искәртте. Алар 15 майга кадәр файдалануга тапшырылса, хөкүмәттән аны ясау чыгымнарын каплауга субсидия дә каралган, диде. 
Министр быелгы язгы кыр эшләре өчен тиешле барлык субсидияләрнең районга бирелүен билгеләп үтте. “Хәзер сездән сабан эшләрен нәтиҗәле итеп оештыру сорала”,–диде.
Район башлыгы Александр Никошин “ВостокЗернопродукт”ның һәр филиалында тиешенчә җиһазландырылган көчле, төзек машина-трактор утарлары булдыру мөһимлеге турында әйтте. Ул шулай ук терлекчелек мәсьәләсенә тукталды.
–“Хузангай”га кичекмәстән күп сөт бирергә сәләтле нәселле маллар кайтарту зарур. Җәмгыять бүген көненә 20 тонна сөт җитештерә. Ә май-сыр заводы һәр көнне 50 тонна сөт эшкәртә ала,–ди район җитәкчесе. 
Җирләр барлык басуларда берьюлы өлгерә. “Шуңа язгы кыр эшләрен тиз һәм сыйфатлы башкару мөһим”,–дип ассызыклады  Марат Җәббаров. Ул район аграрийларына һәр тармакта нәтиҗәле хезмәт, елның игенчелек өчен уңышлы килүен теләде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X