Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында эшмәкәрләр дә коронавирустан прививка ясата

​​​​​​​Коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча район комиссиясе утырышларының берсендә районда эшмәкәрләр арасында әлеге чирдән прививка ясатучыларның аз булуы хакында әйтелгән иде. 

 
Соңгы вакытта эшмәкәрләр дә вакцина кадатырга медицина учреждениеләренә күп мөрәҗәгать итә башлаган. 
Районның иң эре эшмәкәрләреннән булган Альберт һәм Дамир Шәйхетдиновлар (аларның җитештерү базасы Түбән Әлкидә урнашкан) коронавирус инфекциясенә каршы прививканы инде байтактан ясатканнар.
Альберт Шәйхетдинов бу хакта безгә шулай сөйләде:
–Без чит төбәкләргә күп йөрибез. Коронавирус белән бәйле хәл бездәгедән күпкә хәтәррәк булган регионнар бар. Үзеңне һәм башкаларны авыр чирдән  саклауның, инфекция “эләктермәүнең”  иң ышанычлы юлы – вакцина.  Без, моны яхшы аңлап, прививка ясаттык. Хәзер бит ерак сәфәргә чыгарга, самолетта очарга туры килсә дә прививка ясату-ясатмавыңны сорарга мөмкиннәр. Гомумән, бу бит үзебезнең сәламәтлегебез өчен кирәк. Боларны уйлап, вакциналауны һәркем узарга тиеш дип саныйм. 
Дамир предприятиесендә дә, безнең коллективта да прививка ясатучылар күп инде. Бездә һәр белгеч һәм эшче кадерле, шуңа аларның сау-сәламәт булуын теләп вакцина кадатырга киңәш иттек.
Район үзәгендә эшләүче, шулай ук бертуган эшкуарлар Радик һәм Айрат Гатауллиннарның да яңарак кына ковидтан прививка ясатуларын белдек. 
Радик Гатауллинга үзләрен ничек хис итүләрен сорашып шылтыраткан идек.
–Уколны кичә кадаттык, хәлебез бик әйбәт,–диде Радик. –Мин вакцинаны күптәннән ясатасы идем, авырганга кичектерергә туры килде. Прививканың нәтиҗәле булуына ышанам. Әле бит каядыр ялга барырга җыенсаң да вакциналау мәсьәләсенең калкып чыгуы мөмкин. Сәламәтлек – иң мөһим әйбер. Без бит яшәр өчен эшлибез. Саулыгың булмаса, киләчәгеңне кайгыртмасаң, чабып дөнья кууыңнан ни мәгънә?
Бу көннәрдә гаиләмдә барысы да прививка ясатачак. Үзем шул зәхмәтне йоктырып бик нык чирләдем. Ул авыру белән башка очрашырга туры килмәсен инде. Ә аңардан саклану үз кулыбызда, ул да булса – вакцина ясату.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев