Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында гражданнар оборонасы идарәсе “Буран” тренировкасы үткәрде

Соңгы атналарда кар-буранның туктап торганы юк диярлек. Дүшәмбе көнне һәм сишәмбегә каршы төндә көчле буран бигрәк тә котырды. Табигатьнең мондый сынавы шартларында халыкның нормаль тормышын һәм эшчәнлеген тәэмин итү буенча барысы да эшләнәме? Бүген, 19 февральдә гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясе һәм көч структуралары берлектә үткәргән өйрәнүләр әнә шул мәсьәләгә юнәлтелгән иде.

Билгеләнгән сәгатькә – иртәнге 7гә өйрәнүләрдә катнашучы барлык хезмәтләр үзләренең махсус транспортлары белән тулы составта “Алинә” универсаль спорт залы каршында җыелганнар иде.

Район гражданнар сагы идарәсе җитәкчесе Лилия Гайфуллина тренировканың темасы  һәм бурычлар белән таныштырды. Өйрәнүләр “Буран” һәм “Су басу” планлы чараларын башкаруга багышланды. Аларны тормышка ашыру буенча һәр хезмәт алдына нинди бурычлар куелуы әйтелде.

Тренировканың җитәкчесе – район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Балакирев һәр хезмәт вәкиленнән узган төндәге буран белән бәйле вәзгыять хакында сорап чыкты. Районда электр, газ белән тәэмин итү буенча өзеклекләр булмаган. Ә юл хезмәткәрләре төне буе трассаларны кар көртләреннән арчып торганнар. Бер сүз белән әйткәндә, табигать көйсезлегенә карамастан, районда тормыш гадәти темпта дәвам итә.

Өйрәнүләрдә  уңышлы катнашкан, үз вазыйфаларын тиешле дәрәҗәдә үтәгән һәр хезмәткә рәхмәт белдерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев