Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында иң матур өйгә, иң төзек авылга бәйге игълан ителә

​​​​​​​Районда иң ямьле йорт-хуҗалыкны, иң төзек, чиста авылны ачыклау буенча бәйге игълан ителә.

 

Район үзәгендә, авылларда чәчәкләргә күмелеп утырган төзек, ямьле өйләр бик күп.  Шундый хуҗалыклар яныннан узганда кәеф күтәрелә, күзне иркәләүче бу матурлык күңелләргә күчкәндәй була. Мондый йортларны ачыклау, аларның уңган хуҗаларын билгеләп үтү, бүтәннәргә үрнәк итеп кую өчен оештырыла бәйге.

Бәйге нәтиҗәләрен игълан итү, җиңүчеләрне бүләкләү район Сабан туенда булачак.

Шулай ук һәр авыл җирлегендә иң матур өйне, иң чиста урамны ачыклау тәкъдим ителә. Нәтиҗәләре күп халык катнашындагы чараларда чыгарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев