Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында интернациональ сугышчыларны хөрмәтләделәр

15 февраль – Әфган җиреннән совет гаскәрләренең чыгарылу датасы хәзер илебездә Интернациональ сугышчыларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

 

 

 

  Бу көнне сугышчан бурычын туган илдән читтә үтәгән россиялеләр хөрмәтләнә. Һәр елдагыча, быел да бу истәлекле дата районыбызда зурлап билгеләп үтелде.

 

 

Әфган җирендә ун елга якын барган сугышта Татарстаннан 9 мең 986 солдат һәм офицер катнаша, 296 сугышчы шунда һәлак була. Районыбыздан интернациональ бурычын  үтәүдә 157 егет катнашты. Батырларча һәлак булган дүрт егетебезне цинк табутларда алып кайттылар. Исән-имин кайтканнардан да инде  28 ир-егетебезне югалттык. 20 яше дә тулмаган килеш яу кырында башларын салган Алпар авылыннан Ирек Сөләйманов, Йолдыз поселогыннан Владимир Бурунов, Яңа Тумбадан (хәзер бу авыл Нурлат районына карый) Иван Семенов, Үргәгардән Әсхәт Курмашев исемнәре мәңгелек хәтер исемлегенә алтын хәрефләр белән язылып куелган.

Истәлекле дата иртәсендә интернациональ сугышчы ир-егетләребез Әфганстанда һәм башка хәрби бәрелешләрдә катнашып һәлак булган райондашларыбызның  каберләренә тере чәчәкләр салдылар. Аннан алар район үзәгенә җыелдылар. Биредә Җиңү аллеясында Әфганстан сугышында һәм башка локаль конфликтларда катнашучылар хөрмәтенә куелган мемориаль комплексны чәчәк бәйләмнәре бизәде. Интернациональ бурычын үтәп башларын салганнарны  бер минут тынлык белән искә алдылар.

Шуннан соң район мәдәният йортында “Әфганстан – күңел ярасы” дигән тематик музыкаль чара булды.

Тыныч тормышта үлем белән күзгә-күз очрашкан егетләрне район башлыгы Александр Никошин сәламләде. Ул “әфганчылар”  белән мәктәпләрдә очрашулар уздырып, балаларны  патриотик рухта тәрбияләү эшләрен тагын да җанландырырга чакырды.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

–Укучылар сезнең үрнәктә ватанпәрвәрлек, туган илне ярату, хәрби бурычыңны җиренә җиткереп үтәү кебек сыйфатларга  өйрәнеп үссеннәр иде, –диде район башлыгы.

Александр Никошин районның иҗтимагый тормышында аеруча  актив катнашучы интернациональ сугышчылар Марс Хәйруллин һәм Алексей Медиковны Мактау кәгазьләре белән бүләкләде.

Тантанада катнашучылар алдында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов та чыгыш ясады.

–Әфган җирендә совет солдатлары андагы халыкның бәйсезлеге өчен генә көрәшмәделәр. Хәрбиләр юллар төзеделәр, күперләр салдылар, хастаханәләр, мәктәпләр, башка күп төрле социаль объектлар кордылар. Хәзер дә әфган халкы совет солдатларына рәхмәтле булып яши,–дип билгеләп үтте ул.

Илнур Юсупов интернациональ сугышчылар Альберт Хәмидуллинга, Михаил Медиковка, Рәис Фәсаховка Рәхмәт хатлары тапшырды.

Әфганстан сугышында һәм башка локаль конфликтларда  катнашучыларның Татарстан иҗтимагый региональ оешмасы район бүлеге җитәкчесе Рөстәм Шәйхетдинов сәхнә түренә улы Сериядә хезмәт иткән Туйбикә Сираеваны чакырды һәм аңа җылы теләкләр әйтеп истәлекле бүләк бирде.

Залда утыручы ир-егетләребезнең Ватанга тугрылыгы, хәрби бурычларын җиренә җиткереп үтәүләре, сугыш михнәтләрен татуның алар язмышында төзәтә алмаслык яра булып саклануы хакында Юхмачы урта мәктәбе каршындагы “Йолдыз” хәрби-патриотик клубы җитәкчесе Андрей Романов сөйләде.

Интернациональ сугышчыларны хөрмәтләү, искә алуга багышланган әлеге чараны “Әфганнан Чечняга чаклы” вокаль-инструменталь ансамбле башкаруында патриотик җырлар тагын да тулыландырды, эчтәлеген баетты.

Ахырдан ветеран егетләр чәй табыннары янында аралашып утырдылар, истәлекләрен яңарттылар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев