Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында изоляцияләнү режимы кертелде

Коронавирус таралу куркынычын булдырмау максатында республикада изоляцияләнү режимы кертелде

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә Татарстанда 30 марттан изоляцияләнү режимы кертелде. Чикләүләр Россиядә эпидемиологик вәзгыять тотрыкланганча дәвам итәчәк. Үзизоляция таләпләрен сәбәпсезгә бозган гражданнарга штраф салыначак.

 

Районыбызда да кешеләрнең тормыш эшчәнлеген, хәвефсезлеген тәэмин итә торган структуралардан тыш барлык предприятие-учреждениеләр ял итә. Бу атнада шулай ук даруханәләрдән, азык-төлек кибетләреннән кала барлык сәүдә нокталары ябылды.

Җитәкчелекнең, медикларның  пенсионерларга өйдә генә утыруларын сорап мөрәҗәгать итүләре аңлау тапты – урамнарда өлкәннәрне күрмисең диярлек.

Шәһәрләрдә укучы, эшләүче якташларыбызның байтагы бу атнада туган авылларына кайтты. Әмма бериш яшьләр планнан тыш  ялларның күңел ачу өчен түгел, ә куркыныч авыру таралуны булдырмас өчен өйдә генә утырырга бирелүен аңларга теләми бугай.

Без кичен район үзәген әйләндек. Ял парклары буш. Ә менә Базарлы Матак үзәгендә җиңел машиналар туктаган, берничә урында яшьләр төркемнәре күренә. Ә бит әлеге яшьләр  мондый тәртипләре, дөресрәге, тәртипсезлекләре белән үзләрен, өйдәге әти-әниләрен, туганнарын, дусларын зур куркыныч астына куялар. Кисәтү ясауга җавапларыннан күренгәнчә, алар үзләренә коронавирус инфекциясе  янамый дип саныйлар. Без яшьләр, саулыгыбыз ташып тора, диләр. Шулай булсачы. Тик, кызганыч, чынбарлык мондый ваемсызлыкның акланмавын раслый. Соңгы хәбәрләрдән күренгәнчә, Мәскәүдә коронавирус инфекциясе белән зарарланып бик авыр хәлдә (үпкәләрне ясалма вентиляцияләүдә) булучыларның 40 проценты 40 яшькә кадәрге,  бернинди хроник чирләре булмаган яшь кешеләр.

Куркыныч инфекцияне каян йоктырасын беркем белми. Урамга тәҗел кирәккәндә, әйтик, ашамлык, дарулар алырга гына чыгарга ярый. Район җитәкчелеге алдагы көннәрдә районнан читкә чыгуны да чикләргә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X