Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында кечкенә авыллар Түбән Салман һәм Катюшинога күтәртелгән юллар салына

​​​​​​​Түбән Салман һәм Катюшино авылларына юл төзелеше дәвам итә.

 

Районыбызда шушы ике кечкенә авыл гына яхшы юлсыз калган иде. Бу җәйдә әлеге авыллар халкы да күтәртелгән таш юлга кинәнер.

“Алексеевскдорстрой” егетләре Түбән Салманга алты чакрым озынлыктагы таш-ком катнашмалы (ЩПС) юлны салып бетереп киләләр инде. Күтәртелгән юлга су агу торбалары салынган, бетоннан барысы  300 метр озынлыкта улаклар ясалган. Тиздән төзүчеләр әлеге юлны файдалануга тапшырачак.

Шулай ук Катюшино авылына 11 километр озынлыктагы таш-ком катнашмалы юлны төзү эшләре тулы күәткә бара. Әле юлның полотносын ясыйлар. Катюшинодан Түбән Колчуринога таба ком түшәп киләчәкләр. Аннан юлга таш салыныр һәм комлы-ташлы катнашма җәелер.

“Алексеевкдорстрой”ның район участогы җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллин хәбәр иткәнчә, алар Иске Матакта тиздән ачылачак клуб янына асфальт салу эшен дә алып баралар икән. Мондагы юл төзелешенә 250 тонна ком, 330 тонна комлы-ташлы катнашма әзерләнгән инде.

Район үзәгендә исә Крайнов урамында юл төзелеше төгәлләнеп килә. Бу урамның юл салынган өлешендә яшәүчеләрнең капка төпләренә чаклы автомобиль өчен керү юллары да асфальтланачак. Җәяүлеләр өчен тротуарлар да булдырыла.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев