Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Халык контроле”  “Яшь имәннәр” җәйге лагерендә балалар ялының ничек оештырылуын тикшерде

Җәйге лагерьләрдә балаларның ялы тиешенчә оештырыламы?

 Аларның сәламәтлегенә, иминлегенә хилафлык китерерлек хәлләр юкмы? “Бердәм Россия” сәяси партиясенең “Халык контроле” проекты кысаларында балалар савыктыру лагерьләрендә әнә шул җәһәттән тикшерүләр уза. Бу көннәрдә райондагы “Яшь имәннәр” балалар лагерендә да әнә шундый җәмәгать контроле чарасы булды.

  

 

“Халык контроле” комиссиясе белән Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Фәридә Яруллина җитәкчелек итте. Тикшерү төркемендә шулай ук район Иҗтимагый советы рәисе Луиза Абдрахманова, балалар иҗат йорты һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре бар иде.

 Җәйге чорда балаларның ялын файдалы итеп оештыру, аларның сәламәтлекләрен ныгыту  өчен районда бик күп эшләнә. Әйтик, быел җәйге каникул чорында балалар ялын оештыруга 4 миллион 885370 сум акча бүленгән. Барысы 1161 баланы ял иттерү күздә тотыла.

Мәктәп яны лагерьларында бик күп бала ял итә. Әлеге көндезге лагерьлар 19 мәктәптә оештырылды. Анда 700 бала йөреп сәламәтлеген ныгыта.

 “Яшь имәннәр” район лагеренда дүрт сменада барысы 190 малай һәм кыз ял итәчәк. Хәзерге вакытта биредә икенче сменада 45 бала җәйге каникулын файдалы һәм эчтәлекле итеп үткәрә. Моннан тыш, янәшәдә төрле спорт түгәрәкләренә йөрүче һәм ярышларда актив катнашучы 21 бала өчен палаткалы лагерь булдырылган. Анда смена җиде көн дәвам итә.

“Яшь имәннәр” бик матур җирдә урнашкан. Монда яшеллек, саф һава. Лагерь территориясе чиста, үләннәре тигез итеп чабылган.

Савыктыру лагеренда балалар ялының ничек оештырылуы белән безне өлкән вожатый Айгөл Нәбиуллина һәм педагог-тәрбияче Гүзәл Газикашева таныштырды. Айгөл үзебезнең район кызы, заманында шушы лагерьда ял иткән, хәзер КФУ каршындагы көллияттә белем ала. Ә Гүзәл Газикашева Казандагы 171нче мәктәптә укыта. Узган ел интернеттан безнең “Яшь имәннәр” турында белеп, җәйге чорда бирегә эшкә килгән булган. Бик тә ошаткан. Менә быел да алдан ук теләк белдереп, Казаннан үзе белән 15 бала да туплап, районга ял итәргә кайтканнар.

– Мин шәһәр лагерьләрендә балаларның җәйге ялы ничек оештырылуын да беләм. Анда бит ял нигездә шул лагерь территориясендә уза. Ә биредә безгә автобуслар белән төрле экскурсияләр оештырырга мөмкинлек тудырыла. Балалар белән янәшәдәге район Сабан туе җирендә күп вакытыбызны уздырабыз, уеннар, ярышлар оештырабыз. Бигрәк матур урыннар бу. Гомумән, сезнең районда балалар ялы зур игътибар, җитди әзерлек белән оештырыла. Район җитәкчеләре дә әледән-әле лагерьга килеп, ял итү шартлары белән кызыксынып торалар, – ди Гүзәл.

Иң элек без лагерьнең клубын карадык. Бу бинага әле ремонтчылар кулы тимәгән. Әмма биредә кино күрсәтү, мәдәни чаралар үткәрү өчен шартлар начар түгел.

Шунда ук медицина хезмәтләре өчен берничә бүлмә җиһазланган. Шәфкать туташы Люция Хәсәнова беренчел кирәкле дарулар, медицина препаратларының җитәрлек күләмдә булуын әйтте. Алар тиешенчә шкафларда, суыткычларда саклана.

– Биредә ял итүче балалар барысы да сәламәт. Кайвакыт миңа баш авырта дип яисә аяк я куллары җиңелчә тырналып мөрәҗәгать итәләр. Мин яшәү шартларын да гел күзәтеп торам. Монда юыну һәм бәдрәф бүлмәләре, кайнар һәм салкын су бар. Балалар көн саен душ керәләр, атнага ике тапкыр мунчада юыналар,– ди шәфкать туташы.

Ике катлы  йокы корпусы әле чагыштырмача яңа,  өченче ел гына файдаланыла. Биредә балалар өчен барлык уңайлыклар тудырылган.

Янәшәдә спорт һәм уен мәйданчыгы. Барлык балалар шунда мәш килә. Палаткалы лагерьдә ял итүчеләр белән бергә ярышып футбол да уйныйлар икән. Тренерлары Ленар Ситдыйков уен барышында футбол серләренә дә төшендерә.

– Безнең монда һәр көнне спорт ярышлары уза. Балалар кайчан нәрсә үткәрелә дип сорап кына торалар. Һәр бәйгедә рәхәтләнеп катнашалар. Су коенасылары да бик килә, әмма коену өчен махсус җиһазланган урын юк әле. Тора-бара анысы да эшләнсә, бик әйбәт булыр иде,– дип барлык балаларның теләген дә җиткерде Ленар.

Балалар белән дә сөйләшеп алдык. “Рәхәт монда, кызыклы уеннар, бәйгеләр еш оештырыла, күп дуслар да таптык, тәмле ашаталар”, – диләр. Казаннан килгән малай Герман Быков та биредә ял итүенә бик канәгать икән. “Казанга әниемә шылтыраткач та шуларны әйттем. Дөрес, бераз сагынам әти-әнине. Әмма монда бик кызык бит, түзәм сагынуга”, – ди малай.

Лагерьнең ашханәсе дә иркен, уңайлы, зәвык белән эшләнгән. Биредә быел гына капиталь ремонт үткәрелде, аш-су әзерләү өчен яңа җиһазлар кайтарылды. Кайсыннан сорасак та, балалар: “Тәмле ашаталар”, – диде. Аш-су остасы Лилия Сибгатуллина:

– Биредә эшләве дә рәхәт, бөтен уңайлыклар тудырылган. Балалар ризыкларыбызны яратып ашыйлар. Аларның тәлинкәләрен ялт иттереп куюына үзебез дә сөенәбез, – ди.

Билгеле, балаларның туклануы тулы кыйммәтле, ашамлыкларның сыйфатлы булуына да зур әһәмият бирелә.

Район янгын күзәтчелеге инспекторлары һәм Роспотребнадзор белгечләре лагерьдә тиешле таләпләрнең үтәлешен ныклы контрольдә тоталар.

Лагерь җитәкчесе Ришат Галәветдинов безне махсус бүлмәгә алып кереп, видеокүзәтү белән таныштырды. Лагерь гел күзәтү астында, аның төрле участоклары экранда чагыла.

Тәүлек әйләнәсе “Яшь имәннәр”дә сак хезмәткәрләре кизү тора. Болар күрше Спас районының хосусый сак предприятиесе  эшчеләре икән.

“Халык контроле” комиссиясе лагерьдә балалар ялының оештырылуын уңай бәяләде. Җитди булмаган кайбер кимчелекләрне шунда ук төзәтү чаралары күрелде.

 Димәк, малайлар-кызлар рәхәтләнеп ял итә, саулыкларын ныгыта, ә әти-әниләре алар өчен тыныч була ала.                            

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев