Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында халык тыңлаулары: күп сыер асраучыларга саву аппаратлары алуга бюджетта акча каралганмы?

25 ноябрьдә 2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлаштырылган чорына район бюджеты буенча халык тыңлаулары узды.

Муниципаль район советының 14 ноябрьдә булган утырышында бюджет проекты беренче укылышта кабул ителгән иде. Проект районның рәсми сайтына урнаштырылды, әлкилеләргә аның белән танышып, бюджет буенча тәкъдимнәрен район советының оештыру бүлегенә юлларга тәкъдим ителде.

Район мәдәният йортында узган халык тыңлауларында әлеге мәсьәлә буенча район финанс-бюджет палатасы рәисе Илгиз Габидуллин чыгыш ясады. Ул тыңлауларда катнашучыларны 2020 елда һәм 2021-2022 елларда көтелүче төп чыгымнар белән таныштырды.

Бюджет проекты буенча бер гариза кергән. Ул район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән. Сүз шәхси хуҗалыклардагы сыерларны ясалма орлыкландыру өчен азот, орлык материалы сатып алу чыгымнарын район бюджетына кертү турында бара. Илгиз Габидуллин бу мәсьәләне һәм күп сыер асраучы гаиләләргә саву аппаратлары сатып алуны бюджет хисабына эшләү мөмкин булачак дип ышандырды. Әлеге эшләр быелдан калган һәм киләсе ел бюджетына күчкән акчалар хисабына башкарылыр, диелде.

Карга авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев:

–Киләсе елда без Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Һәр авылда ил азатлыгы өчен көрәшкән сугышчылар хөрмәтенә куелган һәйкәл-обелискларны яңартасы яисә яңасын төзисе булыр. Бу җәһәттән бюджетта чыгымнар каралганмы?–дип кызыксынды.

–2020 ел бюджеты проектында бу максатта чыгымнар каралмаган. Әмма без Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек һәм бу истәлекле датаны лаеклы үткәрү өчен Татарстан хөкүмәтеннән өстәмә средстволар сорап мөрәҗәгать юлладык,–диде районның баш финансчысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев