Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “хәтер шәмнәре” кабыздылар

​​​​​​​21 июньдә кичке якта Базарлы Матакта Хәтер митингы узды. Ул хәсрәтле датага – Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулуга багышланды.

 Тыныч тормышыбызны саклап әлеге канкойгыч сугышта һәлак булганнар истәлегенә Азат итүче солдат һәйкәл итәгендә шәмнәр кабызылды.

 

 

1941 елның 22 июнь иртәсе илебез тарихына иң фаҗигале, кайгы-хәсрәт белән сугарылган көн булып кереп калды. Әлеге кояшлы матур иртә якшәмбе көн була. Мәктәпләрдә, техникум-вузларда чыгарылыш кичәләре, балалар каникулда, кемдер ялда, авыл халкы җәйге эш-мәшәкатьләре белән мәшгуль... Фашист илбасарлары башлаган сугыш меңнәрчә совет кешеләренең язмышын җимерә, уй-хыялларын чәлпәрәмә китерә. Бүген без бу датаны Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез.

Совет халкының туган илгә бирелгәнлеге, бердәмлеге, батырлыгы-каһарманлыгы бәрабәренә Бөек Ватан сугышы Җиңү белән төгәлләнә. Әмма бу җиңү бик кыйммәт бәягә яулана. Дүрт елга якын дәвам иткән сугышта Советлар Союзының 27 миллион кешесенең гомере өзелә. 5267 райондашыбыз да Ватан азатлыгын яклап яу кырында башларын сала. Аларның истәлеге алдында баш ию, арабызда булган ветераннарга хөрмәт күрсәтү – изге бурычыбыз.

“Хәтер шәме” митингы Бөек Ватан сугышында катнашкан барлык әлкилеләрнең исемнәре язылган Хәтер аллеясында узды. “Әфганнан Чечняга чаклы” вокаль-инструменталь ансамбле башкарган патриотик җырлар чарага аерым бер дулкынландыргыч рух өстәде.

Митингта катнашучылар алдында район башлыгы Александр Никошин чыгыш ясады.

–Ни кызганыч, тыныч тормышыбызны яклап сугышкан ветераннарыбыз елдан-ел азая. Бүген районыбызда дүрт сугыш ветераны гына исән-сау. Аларның берсе – хөрмәтле Лев Яковлев Миндрюков бу митингта катнаша. Мин аның Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыклары, бүгенге актив тормыш позициясе алдында баш иям, ныклы сәламәтлек телим,–диде район башлыгы.

Ул кайбер илләрнең Бөек Ватан сугышы тарихын бозып күрсәтергә тырышуын билгеләп үтте. “Без яшь буынга, балаларга сугышның чынбарлыгын дөрес аңлатырга, аларда Ватанны ярату, патриотлык хисләре тәрбияләргә тиешбез”,–дип басым ясап әйтте Александр Никошин.

Район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев:

–Россия – көчле ил. Бер дәүләт тә хәрби конфликтлар белән аңа каршы чыгарга җөрьәт итмәс. Бүген Ватаныбыз иминлеге ышанычлы уллар кулында. Алар Бөек Ватан сугышы каһарманнарының чын дәвамчылары,–дип горурлык белән сөйләде.

Бөек Ватан сугышы ветераны Лев Миндрюков та үзенең истәлекләре, кичерешләре белән уртаклашты.

–Сугыш башланганда 14 яшьлек үсмер идем. Ә инде сугыш азагына якынлашканда миңа да дошманны Җиңүгә үз өлешемне кертергә туры килде.  Мин япон милитаристларына каршы хәрби бәрелешләрдә катнаштым. Сугыш коточкыч нәрсә ул. Тыныч тормыш – иң кадерле байлык. Бүгенге яшьләр сугыш, ачлык михнәтләрен күрмәсеннәр иде,–ди ветеран.

Митингта район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев һәм благочинный Андрей Зиньков  та чыгыш ясадылар. Алар илебез азатлыгы өчен яу кырында башларын салган каһарманнар һәм мәрхүм булган ветераннар рухына һәрдаим дога кылуларын әйтеп үттеләр.

Аннан митингта катнашучы балалар һәм олылар Азат итүче солдат һәйкәле итәгендә “хәтер шәмнәре” кабыздылар, тере чәчәкләр салдылар.

“Хәтер шәмнәре” – бүгенге тыныч тормышыбыз хакына корбан булган миллионнарча кеше гомерләренең мәңге тере истәлеге, илебезне фашизм коллыгыннан азат итүчеләргә йөрәкләребездә сакланучы рәхмәт хисләре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X