Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында көзге бодай урагы башланды

Районда “Кызыл Шәрык - Агро”ның барлык филиалларында һәм “Хузангай” җәмгыятендә көзге бодай урагына төштеләр.

“Көньяк-Көнчыгыш Әлки” филиалы баш агрономы Радик Билданов белән сөйләшәбез:

  • 22 июльдә комбайнчыларыбыз Фәнис Мөхәммәтшин, Ленар Хәйруллин, Виталий Антонов “Әхмәт” отрядындагы 128 гектарлы басуга көзге бодайны турыдан-туры суктыруга төштеләр. Уңыш уртача 30 центнер чыга. Берничә сәгать эчендә басуның 35 гектарыннан яңа уңыш икмәге суктырып алынды. Әмма эшне дәвам итәргә яңгыр комачаулады.

23 июльдә бу кырда инде биш комбайн эшләде. Комбайнчы егетләребезгә Вячеслав Ямуков, Иван Калмыков кушылды. Бүген-иртәгә Виталий Арнаков та комбайны белән эшкә керешәчәк.

Бөртек суктыру комбайннары яңа уракка әйбәтләп әзерләнде. Күптән түгел булган республика комиссиясе тикшерүендә безнең филиал комбайннарының әзерлеге яхшы дип бәяләнде.

“Көнбатыш Әлки” филиалы баш агрономы Илгизәр Мөхәмәтҗанов белән “Иске Матак” отряды басуында очраштык:

  • Безнең бу 167 гектарлы басуда орлык өчен бодай чәчелгән,– ди баш агроном. – “Фотинья” исемле безнең климатка яраклаштырылган сорт бу. Берничә көн алдан көзге бодайны төземнәргә салган идек. Менә бүген, 22 июльдә, суктыруга керештек. Бодайның дымлылыгы әлегә 18 процент. Көн ахырына инде, кояш шулай кыздырса, 16 процентка калачак. Уңыш бер гектардан 32 центнер чыга. Башаклар тулы, авыр. Монда “Лексион” комбайнында Ташбилге егете Илфат Ситдиков эшли. Бик тәҗрибәле, торыш егетебез ул. Бу комбайнда инде 12нче сезон урып-җыю эшләрендә катнаша. Көннең икенче яртысында бу кырга тагын ике бөртек суктыру комбайны төшәчәк. Шөкер, механизаторларыбыз да, комбайн астыннан бөртек ташучы шоферлар да яңа уракка күтәренке кәеф белән керештеләр.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Роберт Гадиев:

  • Бүген (23 июль) “Үзәк Әлки” филиалы да көзге бодай урагына төште. Алар “Салман” отряды басуларында эшлиләр. “Көньяк Әлки” филиалында рыжик культурасы суктырыла. Базарлы Матак элеваторы барлык отрядлардан яңа игенне тоткарлыксыз кабул итә башлады. Киптерү агрегатлары эшләп тора.

“Хузангай” җәмгыятендә дә уҗым бодае суктыра башладылар. Әлегә бераз туктап торырга мәтҗбүр булдылар. Анда киптерү агрегатын эшләтеп җибәрү өчен табигый газ басымы җитми. Газчылар трассада төзәтү эшләре башкаралар. Көннең икенче яртысында (23 июль) киптерү агрегатларына газ тиешенчә бирелә башлар, һәм урак эшләрен дә дәвам итәргә мөмкин булачак.

Гомумән алганда бу атнада һәр хуҗалыкта урып-җыю эшләре тулы куәткә башланып китәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев