Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Әнвәр Залаков истәлегенә өмә үткәрергә җыеналар

​​​​​​​Элек “Сельхозхимия” берләшмәсендә эшләгән райондашлар һәм хәзер шул территориядә яшәүчеләр 3 майда бергәләп өмә үткәрергә җыеналар.

 

Шундый башлангыч белән “Сельхозхимия”нең элекке профсоюз оешмасы рәисе Фәүзия Гыймадиева чыккан. “Өмәне берләшмәнең элекке җитәкчесе Әнвәр Залаков истәлегенә үткәрәбез. Райондашлар, анда сезне  актив катнашырга чакырабыз. Әйдәгез, рамазан аенда игелекле гамәлләр кылыйк!”–ди Фәүзия ханым.

Өмә сәгать 9 да башлана. Ир-егетләрнең балта, пычкы, хатын-кызларның тырма алып килүләре сорала. Эшне тәмамлагач шундагы ашханәдә күңелле итеп чәй эчү оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев