Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында офис җиһазларын утильләштерделәр

​​​​​​​  Оешма – учрежденияләрдә кулланышта бик күп офис техникасы бар. Еллар үткәч алар “картая” гамәлгә яраксызга әйләнә.

 

    Әмма искергән оргтехниканы көнкүреш калдыклары белән бергә чыгарып атарга ярамый. Алардан бары тик махсус оешмаларга тапшырып кына котылырга мөмкин.

     Быел авыл җирлекләре башкарма комитетларында булган, файдаланусыз яткан 53 берәмлек оргтехника махсус оешмаларга тапшырылган, нәтиҗәдә, бюджет оешмалары балансында кулланусыз яткан офис җиһазлары кимегән. Димәк, яңаларын алырга шартлар тудырылган.Дөрес, оргтехниканы утильләштергән өчен түләргә дә туры килгән.

      Район мәгариф идарәсе дә иске офис техникасын ел саен махсус оешмаларга тапшырып утильләштереп бара. “ Әлки хәбәрләре” район газетасы редакциясе дә шундый юл белән иске-москы җиһазлардан котылган иде.    

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев