Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ӘЛКИ РАЙОНЫНДА ОРЛЫКНЫҢ СЫЙФАТЛЫСЫН ЧӘЧӘЛӘР

 Быел Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы көзге чәчү эшләрен 5 сентябрьгә чаклы төгәлләү бурычын куйган иде.


 Районда уҗым культу¬раларын чәчү темпы бик югары. Иң күп мәйданнарда “ВостокЗернопродукт”ның “Үзәк Әлки”, “Көньяк Әлки” фи¬лиаллары чәчкән. Хәзер “Көнбатыш Әлки” хуҗалыкларында да чәчү эшләре гаять уңышлы бара.
 “Хузангай” җәмгыятендә көзге чәчүгә 17 августта төшәләр. Биредә 4900 гек¬тарда уҗым культуралары игеләчәк. Тугыз чәчү ком¬плексы бу эшне башкарырга әзер. 
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев әйтүенчә, районда быел 24 мең гектарда көзге культу¬ралар чәчү планлаштырыла. Шуның 22 мең гектарга якы¬ны уҗым бодае, калганы тех¬ник культуралар. Инде 6 мең гектардан артык мәйданда орлыклар җир куенына кертелгән. 
“ВостокЗернопродукт” хуҗалыкларында сыйфатлы орлык булдыру буенча җитди эш башкарылган. Быел “Хле¬бодаровка” отряды басула¬рында элита һәм супер элита сортлы уҗым бодае үстерелде. Хәзер Базарлы Матак орлык заводы шуны чәчүлек итеп эшкәртеп отрядларга озата. Димәк, киләсе ел уңышына ныклы нигез салына. 
Район кырларында бүген 45 бөртек суктыру комбайны эшли. 40 лап комбайн башка районнарга ярдәмгә киткән. 
Бездә быел 30 мең 586 гектарда бөртекле культура¬лар үстерелгән булса, аның 24 мең гектардан артыгында игеннәр җыеп алынган инде. Бу барлык мәйданнарның 80 проценты дигән сүз. Уңыш әлегә гектардан уртача 31,2 центнер чыгып килә. 
16 мең 91 гектарда игелгән көзге бодай тулысы белән суктырылды. 6 мең гектарга якын арпаның 5 меңе җыеп алынган. Хәзер комбайннар арыш, арпа, солы басуларын¬да эшлиләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев