Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында призывниклар көнендә Сергей Погодин һәм Сәрия Сабурская катнашты

Районда хәрби чакырылыш чорында үткәрелә торган призывниклар көне бу юлы республика хәрби комиссары Сергей Погодин һәм Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская катнашында узды.

  Анда Әлки, Спас, Алексеевск, Нурлат, Аксубай районнары хәрби комиссарлары һәм бу язда солдат итеге киясе егетләр чакырылган иде.

Чарада катнашучыларны район башлыгы Александр Никошин сәламләде. Ул призывниклар көнен үткәрергә безнең районны сайлаганнары өчен Татарстан хәрби комиссарына рәхмәт белдерде.

–Хәзерге вакытта 12 Әлки егете Оренбургта без шефлыкка алган частьтә хезмәт итә. Янәшәңдә якташларың булу аларны ныграк берләштерә, үз-үзләренә ышаныч тудыра, хәрби бурычны лаеклы үтәргә көч бирә. Район вәкилләре, солдатларның әти-әниләре, туганнары һәр елны әлеге частьтә булып, аларның хезмәт итү шартлары белән танышып кайталар. Бу вакытта хәрби часть командованиесе аларга бәйрәм мохите тудырырга мөмкинлек бирә,–диде Александр Никошин.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

Сергей Погодин призывникларны армиядәге бүгенге шартлар белән таныштырды.

–Солдатлар дөньяда иң әйбәт саналган хәрби техниканы өйрәнәләр, кием-салым, туклану бик югары дәрәҗәдә. Чакырылыш вакытында егетләрнең кайда хезмәт итәргә теләве искә алына. Татарстаннан армиягә алынган егетләргә мобиль элемтәгә тоташтырылган телефон бүләк ителә. Буш вакытларында аларга телефоннан әти-әниләре, туганнары, дуслары белән аралашу мөмкинлеге тудырыла,– дип аңлатты хәрби комиссар.

Сәрия Сабурская хәрби хезмәт узучы егетләрнең хокуклары, бурычлары хакында сөйләде. Омбудсмен күп кенә хәрби частьлардә булып, Татарстан егетләренең хезмәт итү шартлары белән таныша икән.

–Республикабыз егетләрен һәр җирдә мактыйлар, алар югары әзерлекле, белемле, тәрбияле булулары белән аерылып тора,– ди Сәрия Сабурская.

Булачак солдатларга хәрбиләр хезмәте турында патриотик рухтагы фильм күрсәтелде.

Аннан соң егетләр сүз алды. Яңарак кына армиядән кайткан Базарлы Матак егете Айнур Гобәйдуллин үзенең десант гаскәрләрендә хезмәт итүе хакында сөйләде. Бер ел эчендә ул 18 тапкыр парашют белән сикергән.

Иске Тахталыдан Максим... контракт нигезендә хезмәт итүнең өстенлекләре хакында әйтеп узды.

–Мин Севастопольдә хәрби корабльдә хезмәт итәм. Чит илләрдә дә булдым. Хезмәт хакым айга 47 мең сум. Туклану, торак, хәрби кием белән тәэмин итү бушлай. Безнең корабльдә Татарстан егетләре күп хезмәт итә, үзара бик дуслаштык. Хезмәтем ошый. Егетләрне Ватан алдындагы бурычларын контракт буенча хезмәттә үтәргә чакырам,–дип өндәде Максим.

 

8 апрель Хәрби комиссариат хезмәткәрләре көне иде. Александр Никошин һәм Сәрия Сабурская аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар. Алга таба да хезмәтләрен уңышлы башкаруларын, Татарстан хәрби комиссариатының Россиядә иң дәрәҗәлеләрнең берсе булып калуын теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев