Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында һәр гектарның уңдырышлыгы 32,9 центнер тәшкил итә

Быел район игенчеләре алдында 36 мең гектар мәйданнан бөртекле культураларны җыеп алу бурычы куела.

 Бу мәйданнарның 9 мең гектарыннан икмәкне суктырып алырга өлгерделәр инде алар. Соңгы вакытта һәркөн уртача 1500 гектар мәйданнан уңыш җыеп алына. Район буенча һәр гектарның уңдырышлыгы 32,9 центнер тәшкил итә.
Районда 1744 гектарда борчак үстерелде (“Хузангай” җәмгыяте). Бу культура биләгән мәйданнарның 84 проценты суктырылды.
Борчакның уртача уңышы һәр гектардан 16,5 центнер. Әлеге югары бәяле культура уңышы 2427 тонна тәшкил итә. Хуҗалыкларда быел уҗым бодаена күп мәйдан бирелде – 16 мең 251 гектар. Шуның 7360 гектарыннан бодай җыеп алынды. Уҗым бодае һәр гектардан уртача 36,2 центнер уңыш бирә. Механизаторлар 1358 гектарда үстерелгән көзге рыжикны тулысы белән
суктырып алдылар һәм ындыр табакларына озаттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев