Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында республикада беренче мәртәбә халыкара белгеч “Силос мәктәбе” дәресләре үткәрде

24 апрельдә “Кызыл Шәрык-Агро”ның Карга мегафермасы базасында “Силос мәктәбе” практик занятиеләре үтте.

Халыкара галим доктор Хорст Ауэрбах җитәкчелек иткән әлеге укуларда республика районнарыннан һәм башка өлкәләрдән терлек азыгы хәзерләү белгечләре катнашты.

 

Практик укуларда терлекләрдән югары продукция алу өчен сыйфатлы һәм туклы­клы азык хәзерләү, бигрәк тә силос салу серләре өйрәтелде.

Ерак аралардан килгән кунакларны Әлки җирендә милли киемле кызларыбыз ипи-тоз, чәкчәк белән каршы алдылар. Көн салкын, җилле булса да, янәшәгә чатыр корып, кайнар чәй, тәм-томнар белән сыйлап, дәртле җырлар яңгыратып күңелләрен күрделәр.

Укуларда катнашу­чыларны иң элек рай­он башлыгы Александр Никошин сәламләде. Аннан районда 15 ел элек сафка баскан Карга комплексының эше хакында кы- зыклы мәгълүматлар яңгырады.

Укуларда катна­шучылар малларны саву цехында, бозау­лар тәрбияләнә торган корпусларда булдылар. Аннан инде азык ба­засында җитди фикер алышулар барды.

Хорст Ауэрбах биредәге базга са­лынган силосның өстенлекле һәм кимче­лекле яклары турында сөйләде. Силосның сый­фатын без күбесенчә төсенә һәм исенә ка­рап бәялибез. Әмма аның чын сыйфатын һәм кыйммәтен химик тикшерү юлы белән генә ачыклап була, ди белгеч. Бездәге силос соңга калып, көзге сал­кыннарга эләгеп салын­ган икән. Бу зур кимче­лек, дип аңлатты галим. Ул шулай ук силосны ваклату сыйфатын да тиешле дәрәҗәдә түгел дип бәяләде.

“Силос мәктәбе” з а н я т и е л ә р е н ә килүчеләр белән сөйләшү, үзара тәҗрибә уртаклашу балалар иҗат йортында дәвам итте.

Доктор Хорст Ау­эрбах Әлки җиреннән киткәндә: “Мин хәйран шатмын! Шулай җылы итеп әлегә кадәр мине беркайда да каршы алганнары юк иде”,– дигән.

Безнең белешмә: Доктор Ауэрбах Германиядә “Силоста күгәрек һәм микоток­синнар” белгечлеге буенча фәннәр докто­ры галимлек дәрәҗәсе алган. 2014 елда ул терлекчелек өчен азык хәзерләү мәсьәләләре буенча Халыкара кон­салтинг компаниясенә нигез салган һәм хәзер бөтен дөнья буенча хуҗалыкларга кон­сультация хезмәтләре күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев