Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында сабан эшләре башлана

Район басуларында язгы кыр эшләре башланырга тора. Былтыр механизаторлар бу эшкә 11 апрельдә керешкән булганнар.

Хуҗалыклар сабан эшләренә тулысынча әзер, орлык материаллары белән 100 процент тәэмин ителгәннәр. Күпьеллык үләнне һәм уҗым культураларын тукландыру өчен минераль ашлама җитәрлек. Быел иртә язда игенчеләргә 10 мең 716 гектар күпьеллык үлән басуларын һәм 23 мең 761 гектарда уҗым культураларын тукландырасы була. “Востокзернопродукт” аммиак селитрасы белән 100 процент тәэмин ителгән. “Хузангай” җәмгыятенә исә сабан эшләрен башкарып чыгу өчен бу минераль ашлама 1300 тонна кирәк булса, шуның бүгенгә 620 тоннасы ындыр табагына кайтарылган. Соңгы вакытта биредә көн саен прицеплы унар КамАЗ белән ашлама ташыйлар.
Быел “Востокзернопродукт” тукландыру эшләрен самолетларсыз башкарырга җыена. Минераль ашлама кертүдә аларда дүртәр “Барс” һәм “Туман” үзйөрешле агрегатлар эшләячәк, аларны тәүлек әйләнәсе файдаланырга җыеналар. “Барс” бер тәүлектә 600 гектарга чаклы мәйданда ашлама кертүгә сәләтле. “Туман”нар исә һәркайсы 300 әр гектар мәйданда тукландыру эшләрен башкара ала. “Востокзернопродукт” отрядларында тракторга тагылмалы 9 данә “Амазон”, 8 “Грач” агрегатлары бар. Хузангайлылар дүрт “Барс” һәм “Туман” белән эшләргә җыеналар.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Рафик Галләмов әйтүенчә, әлеге үзйөрешле агрегатлар “GPS-Тренер” җайланмасы белән җиһазландырылган. Анысы тракторчыга басуга ашлама кертү микъдарын контрольдә тотарга ярдәм итә.
Мөмкинлек туу белән механизаторлар дым каплатуга керешәчәк. Хуҗалыкларда барлыгы 115 тырмалау агрегаты бар,  42 тырмалы агрегатлар белән тәүлек әйләнәсендә 200 гектарга чаклы мәйданда дым каплатырга мөмкин.
Быел сабан эшләре соңрак башланыр төсле. Шунлыктан уҗымнарны тукландыру, басуларны тырмалауны ике сменада оештырып, тәүлек әйләнәсе башкарырга планлаштыралар. 
Татарстан Дәүләт техник күзәтчелекнең район бүлеге җитәкчесе Андрей Петухов “Востокзернопродукт” җәмгыяте идарәләрендә һәм “Хузангай”, “Яшь көч” җәмгыятьләрендә кырга чыгачак тракторларга техник күзәтү үткәргән һәм техниканың кыр эшләренә әзерлеген әйбәт дип бәяләгән. 
Базарлы Матак орлык заводы да хәзер  тәүлек әйләнәсе эшли. Завод җитәкчесе Рәфис Сәмигуллин хуҗалыкларга җибәрү өчен орлыклар тулысынча әзер, дип ышандыра. Заводта “Востокзернопродукт” җәмгыятенең башка райондагы хуҗалыклары өчен дә әзерлиләр чәчүлек материалны. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев