Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында сабан эшләрендә катнашасы авыл хуҗалыгы машиналарының әзерлеген тикшерәләр

​​​​​​​Язгы кыр эшләрен тиз, әмма сыйфатлы итепбашкарып чыгу өчен техника хәзерлеге югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Моны игенчеләр бик яхшы аңлый.

 

Бу көннәрдә  сабан эшләрендә катнашасы авыл хуҗалыгы машиналарының әзерлеген бәяләү буенча үзара тикшерүләр бара. Аларда  район башлыгы Александр Никошин да катнаша.

Район хуҗалыкларында 310 трактор бар. Шуларның 224 е сабан эшләрендә файдаланылачак. Тракторларның 49 ы чит илдә эшләнгән, югары егәрлекле. Алар барысы да диярлек “Востокзернопродукт”ныкы. Берсе генә Руслан Сутягин карамагында. Бу тракторларның  уникесенә зур ремонт ясарга кирәк. Дөрес, ул тракторларның күбесен диярлек үзләрендә ремонтлый башлаганнар да инде.

“Хузангай” җәмгыятендә 54 трактор исәпләнә. Аларның 29 ы – К-701 һәм К-744 маркалы югары егәрлекле техника. Монда да тулы куәткә ремонт эшләре дәвам итә. Әйтик, ремонттагы тугыз К-701 тракторына җитешеп бетмәгән 4 миллион сумлык запас частьләр кайтарылган инде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев әйтүенә караганда, тракторларның язгы кыр эшләренә әзерлеге 80 процент тәшкил итә.

Район кырларында хәзер күп кенә чәчү комплекслары кулланыла. Аларның көнлек башкарган эшләре 100 гектарга җитә. Шуңа да бу техниканы төзекләндереп, тулы куәткә файдалану бик мөһим.

Хуҗалыкларда шундый 22 комплекс бар иде. Быелгы сезонга “Востокзернопродукт” унар миллион сумнан артыграк торган тагын ике комплекс сатып алды. Хәзер яңа техниканы агрегатлау бара. Ә механизаторларның барысы да алдан файдаланылган комплексларны әзерлек сызыгына кую өчен тырышалар.

Комиссия үзара тикшерүләр барышында тагылма агрегатларның – тырма, культиваторларның әзерлегенә зур игътибар бирде. Чөнки кырларга бит иң беренче шул техника белән эшкә чыгалар.

Тырма агрегатлары һәр хуҗалыкта диярлек әзер инде. Машина-трактор алачыгы янәшәсендәге мәйданны кардан чистартып, шунда аларны агрегатлауга керешкәннәр.

Гомумән алганда, сабан эшләренә “Востокзернопродукт”ның “Көньяк Әлки”, “Көньяк-көнчыгыш Әлки”, “Үзәк Әлки” территориаль идарәләре һәм “Хузангай” белән “Яшь көч” хуҗалыклары яхшырак әзерләнгәннәр.

Механизаторларга кытлык булса да, тракторчылар белән тәэмин ителеш башлыча канәгатьләнерлек дип билгеләнгән.

Сабан эшләренә хәзерлек чорында техника куркынычсызлыгы, механизаторларны махсус киемнәр белән тәэмин итү дә игътибар үзәгендә булды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 1 апрельгә язгы кыр эшләрендә катнашырга тиешле барлык техниканы әзерлек сызыгына кую бурычын җиткерде. Районыбыз механизаторлары өчен  моны үтәү хәлдән килерлек эш. Чөнки хәзер хуҗалыклардагы барлык механизаторлар да язгы чәчүгә техниканы әзерләү эшенә бердәм керештеләр. Запас частьләр белән тәэмин ителеш тә канәгатьләнерлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев