Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында силос өчен үстерелгән кукуруз 6009 гектар мәйдан били

​​​​​​​Силос өчен үстерелгән кукуруз 6009 гектар мәйдан били. Гадәттә бу культура беренче кыраулардан соң гына саргая торган иде.

  Быел исә туфракта дым җитмәү, гадәттән тыш кызу  көннәрнең озакка сузылуы аның үсешен туктатты, яфракларына сары иңдерде.
Районда кукурузны силоска салу бик актив оештырылды. Нәтиҗәдә аны тагын бер мең гектардан гына урдырасы калды. 
Силос башлыча сөтчелек комплекслары утарларындагы базларга салынды. Иң күп масса Карга сөтчелек мегафермасында хәзерләнгән. Биредә әлеге сусыл азык запасы 20 мең тоннадан артык. Чуаш Кичүе, Юхмачы, Чаллы комплексларындагы базларга 11-12 меңәр тонна масса салынды.  “Хузангай” җәмгыяте механизаторлары биредәге савым комплексы терлекләре өчен 6483 тонна силос хәзерләделәр.
Урта Әлкидәге мөгезле эре терлек симертү утарында мең тоннадан артык силос запасы булдырылды. 
Кукуруз уңышы җыеп алынмаган мәйданнар “Востокзернопродукт” һәм “Хузангай” җәмгыятьләрендә бу 500 әр гектар калып килә, һәм бу эш югары темпларда дәвам ителә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев