Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында сулыкларда полиция, МЧС хезмәткәрләреннән мобиль төркемнәр патрульлек итә

Республикада быел сулыкларда 41 кешенең гомере өзелгән Быел җәй аеруча эссе. Челләдән качарга теләп кайберәүләр су буеннан кайтып керми. Су коену – яхшы ял да, чыныгу-савыгу өчен дә әйбәт, билгеле. Әмма, саклык чараларын санга сукмасаң, су керүнең бәхетсезлек булып әверелүе дә мөмкин. Коткаручылар, белгечләр чаң суга – республикада бу җәйдә суда батып үлүчеләр бигрәк күп.

– Соңгы мәгълүматлар буенча, республикада быел 41 кешенең суда гомере өзелгән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 11 кешегә күбрәк. Су корбаннарының икесе балигъ булмаган балалар булуы бигрәк тә үкенечле,–ди  район гражданлык сагы идарәсе җитәкчесе Лилия Гайфуллина.

Аның әйтүенчә, суга батучыларның яртысыннан артыгы махсус җиһазланмаган сулыкларда коенган. Ә 20 кеше суга  спиртлы эчемлекләр кулланган килеш керү аркасында корбан булган.

–Безнең районда коену рөхсәт ителгән, моның өчен махсус җиһазланган сулыклар юк. Бу елга-буаларның төпләре тикшерелмәгән, коткаручылар да кизү тормый,  дигән сүз. Биредә су керүнең хәвефле булуы хакында аншлаглар да урнаштырылган. Шуңа карамастан, эссе көннәрдә сулыкларда коенучылар, ял итүчеләр бик күп була. Еш кына балаларның олылардан башка буада су керүенә тап буласың. Ә бит моның бик күңелсез тәмамлануы да ихтимал. Олылар үзләре дә сак булсыннар, балаларны да күзәтүчесез сулыкка барырга рөхсәт итмәсеннәр иде,–дип борчылып сөйли Лилия Гайфуллина.

Узган ике елда районыбызда сулыкларда батып үлү очраклары булганы юк. Алга таба да мондый бәхетсезлекләр чыкмасын өчен һәркем саклык, хәвефсезлек кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш.

Соңгы вакытта гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясенең ике утырышы әнә шушы көнүзәк мәсьәләгә – су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрүгә багышланды. Авыл җирлекләре башлыкларына һәм  сулыкларны арендалаучыларга бу җәһәттән барлык зарури чараларны күрү йөкләнде.

Коену сезоны башланганнан бирле район сулыкларында полиция, МЧС хезмәткәрләреннән һәм авыл җирлекләре җитәкчеләреннән торган мобиль төркемнәр патрульлек итә. Алар су буенда ял итүчеләрне хәвефсезлек чаралары турында кисәтәләр, саклану кагыйдәләре күрсәтелгән белешмәлекләр тараталар.

Район мәгариф идарәсе җитәкчелегенә шулай ук балаларга сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләре, суга батучыларны коткару, аларга беренче ярдәм күрсәтү хакында онлайн дәресләр үткәрүне оештырырга кушылды.

Әлбәттә (безусловно), балалар суда хәвефкә тарымасын өчен аларны кечкенәдән йөзәргә өйрәтү зарур. Гражданлык сагы идарәсе җитәкчесе Лилия Гайфуллина да моны ассызыклап узды. Ә бит бездә моның өчен шартлар тудырылган – ел әйләнәсе менә дигән йөзү бассейны эшләп тора. Балалар белән эшләү өчен тренерлар бар. Бассейн ачылганнан бирле күпме малайлар-кызлар биредә йөзү күнекмәләрен үзләштерделәр, хәтта су спорты буенча зур ярышларда призлы урыннар алырлык осталыкка ирештеләр.

Әле җәйнең уртасы гына. Синоптиклар алга таба да эссе көннәр буласын фаразлыйлар. Ямьле җәй көннәре имин һәм матур узсын, бәла-каза аңа күләгә төшермәсен иде. Моның өчен һәр җирдә, бигрәк сулыкларда, сак һәм уяу булу зарур.    

 

Суда бәлагә юлыкмас өчен бу кагыйдәләрне төгәл үтә:

– рөхсәт ителгән урыннарда гына коенырга кирәк;

– таныш булмаган урыннарда суга чумарга ярамый – төптә бүрәнәләр, ташлар, тамырлар һ.б. булуы мөмкин;

– сазлыклы, суүсемле җирләрдә коенмавың яхшы;

– өреп тутырыла торган матрасларда, боҗраларда ярдан ерак йөзеп китмәгез – алар төзексез булырга мөмкин, ә бу яхшы йөзүчеләр өчен дә куркыныч;

– әгәр суда көчле агымга туры килсәгез, су агымына каршы йөзмәгез, агым уңаена йөзеп, акрынлап ярга якынлашыгыз;

– суда чоңгылга эләксәгез, күбрәк һава җыеп аска чумыгыз һәм кискен рәвештә чоңгылдан читкә тайпылырга тырышыгыз;

– суда көзән җыера башласа, аркага ятып ярга таба йөзегез, көзән җыерган мускулларны ышкып йомшартырга тырышыгыз, ярдәм чакырыгыз;

– суда хәвеф турында ялганлап кычкырырга ярамый;

– балаларны олылардан башка сулыкларга җибәрмәгез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев